Напоминание

"Как приходит хлеб на стол?"


Автор: Шайгарданова Илсоя Ринатовна
Должность: педагог
Учебное заведение: ТБОУ "Тойгельдинская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями и здоровья"
Населённый пункт: с.Тойгельдино, Муслюмовский муниципальный район.
Наименование материала: Классный час
Тема: "Как приходит хлеб на стол?"
Раздел: среднее профессиональное





Назад





Максат:
1) балаларның игенчеләр хезмәте турындагы белемнәрен киңәйтү; икмәк кадерен белергә өйрәтү; 2) хезмәт күнекмәләре булдыру; үстерү; 3) икмәккә, игенчеләр хезмәтенә карата яхшы караш; хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.
Материал:
1.

презентаци, рәсемнәр; 2. “Мәгариф” журналы, 2006 ел, № 7; 3. “Раушан көзге”. Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия. 4. Икмәк турында халык мәкальләре һәм әйтемнәр. 5. “Тәрбия” гәзите №1, 1997; №9, 1999.
Дәрес барышы:

Укытучы:
Кулымда яңа гына мичтән чыккан күпереп пешкән түгәрәк икмәк. Никадәр кадерле ул, мәртәбәле ул, олы ул! Әллә нинди ризыклар торса да, аннан башка табында ямь юк. Табын падишаһы ул, тормыш падишаһы ул! Ул тамагыбызның тук булуын, тормышыбызның мул булуын раслый. Шушы икмәккә караган саен хозурлыгым, горурлыгым арта. Борыныма бәреп кергән хуш исендә иркен кырлар исен, җылысында туган туфрак җылысын тоям. Ап – ак булып күпереп пешкән Икмәк килгән өстәлгә. Тирә – якка хуш ис сибә, Табынга ямь өстәлә.
1 укучы:
Кеше белән гел янәшә Икмәк. Кырда, юлда, табын янында. Иң беренче өйгә икмәк керә. Яңа йортка күчкән чагында. Һәммәбездән өлкәнрәктер ул, Яшәсәктә җирдә нихәтле, Шуңа хөрмәтледер исеме аның. Шуңа газиз, шуңа хикмәтле.
Укытучы:
Икмәк! Никадәр бөек ул! Җир йөзендәге тау чаклы алтыннар да, мәрмәр сарайлар да – берсе дә аңа иңләшә алмый. Әллә күп хезмәт куеп үстергәнгә шулаймы соң? Әллә авыр, кыен көннәр шулай кадерле иттеме соң сине?
Ф.Хуҗинның “Икмәк” нәсерен уку.
Бардыр анда картлар олылыгы, Һәм ирләрнең сынмас ныклыгы. Садәлеге бардыр сабыйларның, Әниләрнең күңел аклыгы. Әйе, өлкәннәр олылыгы бар ул икмәктә.
Иген игү борын – борыннан иң изге, иң мөкәтдәс, иң дәрәҗәле эш саналган. Алтын бөртекләрен җир куенына чәчәргә чыгар алдыннан бабаларыбыз әйбәтләп мунча кергән, иң чиста күлмәкләрен кигән. Уракка төшәр алдыннан да шулай булган. Бабаларыбыз ризыкны алтын – көмештә, якут – зөбәрҗәттән һәм асыл ташлардан өстен санап: - “Алтын тавы өстендә утырып та, ачка үлүең бар”, - дигәннәр. Бу, чыннан да шулай.
З.Фәйзуллин “Икмәк булса табында” шигырен уку.
Тау актарып гәүһәр эзләгәндәй, Ул авырлык белән табыла. Күкрәгеңә терәп кискән чакта, Хуш исләре аңкый табынга.
Укытучы:
Балалар, шушындый тәмле икмәк кемнәрнең хезмәт җимеше микән?
Укучы:
Игенченең.
Укытучы:
Әйе, игенчеләрнең тырышлыгы белән икмәк безнең өстәлгә килә. Ә игенчеләр кыш буена нинди эшләр башкаралар соң?
Укучы:
Кар тоту, тракторларны ремонтлау һ.б.
Укытучы:
кар тоту ни өчен кирәк соң ул? Карны ни өчен тоталар? (һәр укучы үз җавабын әйтә)
Укытучы:
Әйе, бу турыда халкыбызның сынамышларын искә төшерү дә уңышлы булыр: - “Кырда кар калын булса, ашлык мул булыр”; - “Агачлар бәсләнсә, уңыш яхшы булыр” һ.б.
Укытучы:
Кыш көне тагын нинди эшләр башкарыла?
Укучы:
тирес чыгару.
Укытучы:
Әйе, бу хакта халык: “Бирсәң алырсың, иксәң уңарсың ”, - дигән. Яз җиткәч тагын нинди эшләр башкарыла?
Укучы:
сөрү, тырмалау, чәчү.
Укытучы:
Нинди чүп үләннәрен беләсез?
Укучы:
Алабута, песи тарысы һ.б.
Укытучы:
Ни өчен чәчәләр? Чәчкечләр нигә кирәк? (укучыларның җаваплары тыңланыла)
Укытучы:
Орлыклар тишелеп чыккач нинди эшләр башкарыла?
Укучы:
ашлау.
Укытучы:
Игенче ел әйләнәсе нинди эшләр башкара? Аларның хезмәтләре белән горурланасызмы?
Укучы:
сөрәләр, тырмалыйлар, чәчәләр, ашлыйлар, уралар. Аннан индн он ясап пешекчеләр икмәк пешерәләр.

Укытучы:
Менә нинди эшләр, хезмәтләр башкарырга кирәк икән икмәк өстәлгә килсен өчен. Юкка гына икмәкне игенченең тиреннән үсә димиләр икән. Тир түкми генә икмәкле булып булмый шул. Икмәк үсә игенченең Тиреннән дә, каныннан да. Шуңа күрә гомер бакый Шул икмәккә табынганнар. Әйе, нәкъ шушы шигырьдәге кебек шул. (үзләрен шигырь юллары тыңлау)
Укытучы:
Язгы эшләр, игенчеләр, икмәк турында, гомумән, хезмәткә багышланган нинди мәкальләр беләсез?
(һәр укучы мәкаль әйтә)
- Язгы көн ел туйдыра. - Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың. - Сабанчы тирләгән төштә игенче биеп йөрер. - Кешене эше матурлый. - Эше юкның көче юк. - Чебиләрне көз көне саныйлар һ.б.
Укытучы:
Әйдәгез әле, табышмаклар әйтешеп алыйк.
(һәр укучы табышмак әйтә, җавап та табалар)
- Башы алтын чук. (бодай) - Озак, озак, Юлга тозак. (басу) - Ура, суга, җилгәрә, Үзе төяп җибәрә. (комбайн) - Диңгез түгел – дулкынлана. (иген кыры) һ.б.
Укытучы:
Яшәү чыганагы – кояш нурын. Җир җылысын саклап үзендә, Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк Һәр табынның тора түрендә. Әйе, иртән йокыдан тору белән һәр гаиләдә табын әзерләнә. Анда- эшче һәм укытучы, галим һәм солдат, табиб һәм очучы, гомумән, һәр кеше өчен кирәкле ризык, хуш исле икмәк куела.
Укучы:
Икмәк – игененең җан җылысы. Җир – ананың кадер, хөрмәте. Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең. Шуңа кадерлибез икмәкне.
Укытучы:
Әйе, икмәкне һәркем кадерли һәм хөрмәт итәргә тиеш. Аны әрәм – шәрәм итмәскә, ташламаска тиеш. Безнең иң кадерле кешеләребез: әти, әни һәм илебез, ватаныбыз белән тиң ул икмәк. Алар турында нинди шигырь юлын беләсез?
Укучы:
Әти – әни, Ватан һәм дә икмәк! Бу сүзләрдә – тормыш мәгънәсе. Бәхет, хезмәт, ирек, яшәү яме – Шул сүзләргә бәйле һәммәсе!

Укытучы:
Әйе, чыннан да, алар бер – берсе белән бәйләнгән. Икмәк турында нинди шигырьләр беләсез?
(һәр укучы белгәнен сөйли)
1. Р.Миңнуллин “Ипи булса”; 2. Р.Гәрәй “Табындагы арыш икмәге”; 3. Э.Мөэминова “Икмәк” һ.б.
Укытучы:
Бүгенге класс сәгатендә икмәккә мәдхия җырладык. Ул шулай тиеш тә. Тау чаклы хезмәт җимеше булган икмәккә без битараф карарга тиеш түгел. Һәр бөртек ашлыкны, һәр телем ипи – күмәчне изге итеп карый белергә өйрәнергә кирәк безгә. Икмәкне кадерләсәк, хөрмәтләсәк кенә рәхәт яшәячәкбез.


В раздел образования