Напоминание

"Без песигә булыштык"


Автор: Камалова Фаниля Масумовна
Должность: воспитатель
Учебное заведение: детский сад № 363
Населённый пункт: РТ Казань ул. Модельная 6 а.
Наименование материала: конспект
Тема: "Без песигә булыштык"
Раздел: дошкольное образование





Назад




Идел буе районы Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү һәм әвәләү буенча интеграль шөгыль конспекты Тема: «Без песигә булыштык» Идел буе районы 363 – нче балалар бакчасы Тәрбияче: Камалова Ф.М. Казан – 2017

Максатлар:
1) татар халык авыз иҗатын кулланып, сөйлэм телен үстерү; 2) сүзлек запасын баету; 3) хәрәкәт активлыгын үстерү; 4) йорт хайваннары турында балаларның белемнәрен арттыру; 5) кул чукларынын физик үсешен ныгыту; 6) фикерләү сәләтен арттыру; 7) чиста – пөхтэ эшләргә өйрәтү. Эшчәнлек барышы. Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кадерле кунаклар! Әйдәгез әле балалар, хәзер күзләребез, колакларыбыз, кулларыбыз, аякларыбыз белән исәнләшеп алабыз. Исәнмесез, күзләрем! Исәнмесез, колакларым! Исәнмесез, кулларым! Исәнмесез, аякларым! (Песи тавышы ишетелә) Тәрбияче: Балалар, бу нәрсә тавышы? Балалар: Бу песи. Тәрбияче: Ул ничек итеп кычкыра? Кычкырып күрсәтегез әле. Балалар: Мяу! Мяу! Тәрбияче: Балалар, карагыз әле безгә нинди песи кунакка килгән. Ягез әле, әйтегез мина, песи нинди? Балалар: Йомшак, матур, кечкенә. Тәрбияче: Балалар, ә сез песи турында шигырьләр беләсезме? Балалар: Әйе. Тәрбияче: Әйдәгез әле, сөйләп күрсәтегез. Тимерлан: Бар кечкенә пескәем, Бик акыллы дускаем. Ап – ак йонлы күлмәге,
Бизи безнең бүлмәне. Рамазан: Минем нәни песием бар, Йомшак йонлы дускаем. Үскән саен матурая, Эше арта көн саен. Тагир: Песи, песи, пескәем, Соры синең тоскәең. Йомшак синең йоннарың, Җылы синең туннарың. Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар! Рәхмәт сезгә! Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, безнең песиебез бик куңелсез утыра. Аның да уйныйсы килә бугай. Балалар, песи йомгак белән уйнарга бик ярата, бәлки без аңа йомгак әвәләп бирербез? Кәефен күтәрергә булышыйк. Аңа кадәр без хәзер бармакларны җылытып, уйнап, ял итеп. Җырлап алыйк. Бармакларны бармакка Балалар бәрделәр. Чәбәк, чәбәк, чәбәк итеп Алар уйнадылар. Бармакларны бергә өскә күтәрәбез, Бармакларны бергә аска төшерәбез. Бергәләшеп әйдәгез уңга әйләнәбез, Ә соңыннан бергә башларны. Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар! Молодцы! Ә хәзер әйдәгез өстәл янына якынрак килегез әле, утырыгыз, песигә йомгак әвәләп бирик. (Уч төбендә әвәлибез) Тәрбияче: Молодцы, балалар! Булдырдыгыз! Ә хәзер әйдәгез һәрберебез дә песигә йомгакны бирик, ул уйный торсын, ә без аңа үзебезнең җырыбызны җырлап күрсәтик. Аның тагын да кәефе күтәрелер, ул безгә рәхмәт әйтер.
Песи, песи – Нечкәбил, Бала тирбәтергә кил. Җылы җирдә яшәрсең, Ап – ак күмәч ашарсың. Песи, песи – Нечкәбил, Бала тирбәтергә кил. Тәмле сөтләр эчрсең, Ашап туйгач уйнарсын. Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар! Карагыз әле, песи сезгә рәхмәт әйтә. Әйдәгез инде хәзер песине һәм аның уенчыкларын йомгакларын үзебез белән алабыз да, кунаклар белән саубуллашып группана кайтабыз. Балалар: Сау булыгыз! Тәрбияче: Сау булыгыз!


В раздел образования