Автор: Хисамиева Гульназ Рафисовна
Должность: музыкальный руководитель
Учебное заведение: МБДОУ Тимершикский детский сад "Кояшкай"
Населённый пункт: Сабинский район п.г.т. Богатые Сабы
Наименование материала: Сценария праздника.
Тема: "Дуслар җыелган җирдә"
Раздел: дошкольное образование
“Дуслар җыелган җирдә”-Күңел ачу чарасы.
(балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме
һәм башлангыч сыйныф укучылары катнашында)
Максат:
1.Татар
халкының
онытыла
барган
изге
бәйрәмнәрен,гореф-гадәтләрен
хәтердә яңарту.
2.Балаларда
татар
халкының
җырлы-биюле
уеннарына,
авыз
иҗатына
мәхәббәт уяту.
3.Сәнгатьле сөйләм телен үстерү.
4.Татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.
5.Мәктәп белән балалар бакчасы арасындагы бәйләнеш, бердәм эшчәнлекне
күрсәтү.
6.Чит телләрне өйрәтүнең торышы.
Җиһазлау:
Милли
киемнәр,тәбигать
күренешләре,
презентацияләр
“Туган
авылым”,
“Милли гореф-гадәтләр”, “Балалар бакчасы эшчәнлеге ”.
Бәйрәм барышы.
(Балалар җыелышып эскәмиядә утыра. Алар татар халык киеменнән.
Әби керә.)
Әби: Исәнмесез, балалар!
Балалар:Исәнме әбекәй!
Бала: И әбекәй, килдеңме? Без елга буена барырга әзерләндек. Сине дә үзебез
белән дәшәбез.
Бала: Әбекәй, безнең белән барырсың бит? Безне халкыбызның борынгы
уеннары белән таныштырсаң без бик шат булыр идек!
Әби: Мин әзер, балакайлар!
Тәрбияче: Әйдәгез,
бергәләп
Мишә
елгасының
таллык
буена
барыйк.
Балалар: Әйдә, әбекәй!( 2 бала әбине җитәкли)
Бала: Безнең як тәбигатенә сокланмый мөмкинме соң?!
Бала:
Туган ягым, туган авылым
Мин синең газиз балаң
Саф сулы чишмәләреңнән
Җаныма сихәт алам.
Тәрбияче:
Кадерледән дә кадерле
Туган-үскән ил генә
Чит-ят җирләр күп булса да
Туган җир ул бер генә
Бала:
Туган җирем –гүзәл Саба ягы
Синдә тудым. Синдә үсәмен
Җанга якын, йөрәгемә дәва,
Йомшак синең искән җилләрең
Әби: Туган авылым....Аның су буйлары... Яшьлегемнең күпме истәлекләрен
саклый
ул!
Язын
ташу
карарга
җыелулар,
җәйләрен
чыр-чу
килеп
су
коенулар,
каз
һәм
үрдәк
бәпкәләре
саклый-
саклый
төрле-төрле
уеннар
уйнаулар. Әле хәзер дә балачактагы кебек яр өстендә чирәмдә тәгәрәп
уйныйсы, бөдрә-хәтфә үләннәр өстендә яланаяк йөгерәсе килә.
(Экранда Мишә буе күренеше. Т.Исмәгыйлев “Саба чишмәләре” җыры
ишетелә.)
Бала:
Әбиемнең серле күңеле
Кызыктыра инде күптәннән.
Ач, әбием, безгә күңелеңне,
Яшь буынга мирас булып калсын,
Бер хәзинә калсын үткәннән.
Әби:
Нарасыйлар безнең янга килә
Үткәннәрне искә алыйк дип,
Күбрәк белеп, күпне ишетеп,
Тарихка без бер күз салыйк дип,
Бала:
Татар халкы зур бер милләт булып
Танылган ул гомер-гомергә.
Бүген дә без асыл халкыбызның
Җыр-моңнарын салыйк күңелгә.
Бала: Әбекәй сез бала чакта нинди уеннар уйный идегез, шул чакларны искә
төшерик әле бер.
Әби: И балалар,без бик күңелле “Чума үрдәк-чума каз” уены уйный идек,
әйдә шул уенны уйнап алыйк әле.
Җырлы бию “Чума урдәк –чума каз” күмәк уен- жыр.
Чума үрдәк-чума каз,
Чума үрдэк –чума каз.
Тирән күлне ярата шул, ярата,
тирән кулне ярата шул ярата.
Диләрә үзенә иптәш эзли,
Диләрә үзенә иптәш эзли.
Белмим кемне ошата шул, ошата,
Ул Гаделне ошата шул, ошата.
Чума урдәк чума каз
Чума урдәк –чума каз
Тирән күлне ярата шул, ярата
Тирән күлне ярата шул ярата
Гадел үзенә иптәш эзли,
Гадел үзенә иптәш эзли.
Белмим кемне ошата шул, ошата,
Ул Зәмирәне ошата шул, ошата.
Тәрбияче:
Татар авылын, анда яшәүче егет-кызларның элекке тормышын
кичке уеннарсыз күз алдына китереп тә булмый. Алар анда күңел ачтылар:
матур-матур җырлар җырладылар, уйнадылар, биеделәр. Табигать кочагында
уза торган гармунлы кичләр авылга онытылмаслык ямь өсти иде.
Әби: Әй, балакайларым, рәхмәт инде Сезгә, яшь чакларны искә төшердегез
.
Балалар: Илзия апа анда, кемнәрдер килә түгелме?
(Укытучылары белән башлангыч сыйныф укучылары керә. Алар рус
халык киеменнән.)
Укытучы:-Здравствуйте! Мы из соседней русской деревни.
Тәрбияче: (балаларга пышылдап кына) балалар таныдыгызмы бу балаларны?
Балалар: Алар бит безнең мәктәп укучылары.
Тәрбияче: Әйдәгез балалар, без дә сер бирмибез.
Әби: Исәнмесез! Менә күрше урыс авылыннан да балалар килгән икән.
Укучы : Что за праздник тут у вас?
Бала: А какой же праздник без гостей, вот и гости пришли к нам. Добро
пожаловать дорогие гости.
1 Укучы:
Мы будем с вами дружить
И нашей дружбой
дорожить
Вместе поиграем, спляшем и споем
Новых друзей хороших в гости позовем.
2 Укучы:
Потрудились мы на славу
И на праздник к вам пришли.
Мы покажем наши пляски,
Потанцуем от души.
Рус халык биюе.
Бала:
Безнең халык кунакчыл.
“Якты чырай, такта чәй” дип
Каршы ала кунакны.
Ата –баба гадәтләрен
Без дә дәвам итәбез
Сезне уенга дәшәбез!
Тәрбияче: Әйдәгез бергәләп “Алтын капка уенын уйнап алабыз”
(Бергәләп “Алтын капка уены” уйнала)
Тәрбияче:
Бу безенең алтын капка
Ачык тот аны, япма.
Кереп-чыгып йөрибез,
Тукталмыйбыз беребез.
Әби:
Капкага җил кагылса
Шап иттереп ябыла,
Көтеп торып керәсен
Эләктерик берәрсен.
(Капкада калган балага җәза бирелә, Диләрә –шигырь сөйли “Машина”)
(Туристлар
булып
ингл.теле
укытучысы
белән
укучылар
керә.
Алар
турист
сумкалары
асканнар,
кармак
тотканнар,
киемнәре-
джинс.
шорты, ак футболка, кепка)
Инглиз
теле
укытучысы:
Good
day
our
dear
friends. (Добрый
день,
друзья.)We are tourists. (Мы туристы)
Бала: We are glad to see you!(Мы рады вас приветствовать)
Укучы: We want to кnow your habits, traditions and we want to spend our time
with you.(Мы хотим узнать про ваши обычаи и традиции и провести наше
время вместе).
Бала:
Let’s
spend
our
time
playing
and
dancing.(Давайте
проведем
время
весело играя и танцуя).
Укучы: Friendship is a bridge between loneliness and fellowship, frustration and
confidence.
Ин. укытучы: Yes, friendship is bridge between despair and hope, setbacks and
success. (Дружба-это мост между одиночеством и общением, отчаянием и
уверенностью, безнадежностью и надеждой, неудачой и успехом.)
Бала: That's why a true friend is a priceless gift. (Вот почему истинный друг-это
бесценный дар.)
Укучы:They are rich who have true friends. We came to you with our present of
friendship.(Тот человек богат,у кого есть правдивые друзья. И мы пришли к
вам со своим подарком дружбы.)
Укытучы: Сәламәт тәндә- сәламәт акыл диләр. Кеше һәрвакыт хәрәкәттә
булырга тиеш. Әйдәгез әле балалар бергәләп бии-бии җырлап алыйк. Без
мәктәп укучылары белән Сезгә ничек биергә икәнен күрсәтик, ә сез безгә
кушылыгыз.
(песня на нгл.языке «If you are happy»)
Бала:
“Дустым” сүзен өч телдә
Өйрәндек без әйтергә:
Дустым – друг – friend.
Әйтә беләм өч телдә
“Исәнмесез” сүзен дә:
Исәнмесез – здавствуйте – good day.
Бала:
Төрле костюмнар киеп,
Йөрибез җырлап биеп.
Әйдә атыйк бу бәйрәмне,
“Дуслык бәйрәме” диеп.
Бала:
Без – татарлар! Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе зур бәхет.
Яшибез без бу җирдә,
Бар халыклар белән берләшеп.
Укучы:
Будем вместе мы стараться,
Будем крепко мы дружить,
По татарски и по русски,
Будем все мы говорить!
Укучы:
Наш Татарстан
Дружбой славится,
Нам жить в Татарстане
Оченьнравится.
Укучы:
Good morning, Life--and all
Things glad and beautiful.
My pockets nothing hold,
But he that owns the gold,
The Sun, is my great friend-
- His spending has no end.
Укучы: Дуслар сез безгә үпкәләмәгез инде. Без бит сезне шаярттык...
Балалар: Нишләп?
Укучылар: Без бит рус балалары түгел....Мәктәпнең башалангыч сыйныф
укучылары.
Балалар: Без белдек, сезгә сиздермәдек кенә....
Укучы: Укытучы апабыз белән без Сезне рус халкының милли киемнәре,
аларның дәртле биюләре белән таныштырырга теләгән идек.
Укучы: шул ук вакытта сезнең рус телен белүегез белән дә кызыксынган
идек.
Укытучы: Әйе, Балалар! Мин Сезне рус халнының милли ризыклары, милли
бизәкләре белән дә таныштырам әле.
Бала: Ә татар халкы турында безгә ниләр сөйләрсез икән?
Укытучы: Мин Сезне татар киемнәре,Татар милли бәйрәмнәре, татар
милли бизәкләре, татар милли ашлары белән таныштытырмын. Карагыз
әле балалар,
Бала: нинди зур бүләк булды безгә. Без бүген бик күп нәрсәләргә өйрәндек.
Балалар: Рәхмәт Сезгә Марсилә апа.
Бала: Без дә быел мәктәпкә барабыз.
Бала: Ел буе мәктәпкә барырга әзерләндек.
Укытучы: Ах шаяннар., сез чыннан да мәктәпкә барырга әзерме икән. Мин
сезне сынап карыйм.
Тәрбияче: Балалар әйдәгез әле апагызга нәрсәләргә өйрәнгәнне күрсәтик.
(Интерактив уен- “Нәрсә артык – 2 сорау татар телендә, 2 сорау рус
телендә, 2 сорау инглиз телендә.)
Укытучы: Булдырдыгыз балалар. Сез бик зирәк, акыллылар икәнсез, мин
сезне быел мәктәпнең беренче сыйныфына үзем кабул итеп алам.
Балалар: Без бик шатланып мәктәпкә барачакбыз!.
Бала:
Уйныйлар биттә нурлар
Әлифба алыр куллар
Мәктәпкә илтә юллар
Без инде хәзер зурлар.
Әби:
Әй
балакайларым!
Зур
үскәнсез
икән
шул
сез.
Сез
бик
тырыш,
кызыксынучан да икәнсез. Рәхмәт сезгә, балакайларым. Бүгенге бәйрәмдә
яшьлегемә
кире
кайткан
кебек
булдым.
Матур
җырларыгыз,
күңелле
биюләрегез белән күңелемне күтәрдегез. Кунак ашы – кара-каршы була диләр.
Мин дә сезгә күчтәнәч әзерләдем, рәхим итегез, дусларым.(чәк-чәк)
Балалар: Чәк-чәк?!
Тәрбияче: Чәк-чәк –татар милли ашларының иң танылганы, ул халкыбызның
визит карточкасы дисәң дә дөрес булыр, чөнки кайда затлы кунакларны
каршылыйлар, кайда тантана-шунда чибәр кызлар кулында чәк-чәк тә көлеп
тора.
Бала:
Безнең татар апалары
Пешерә баллы чәк-чәк,
Авызга кабуга эри –
Телең йотмыйсың чак-чак.
Әби:
Бисмилланы эйтеп чәк-чәк пешердем мин,
Ак яулыгым ябып башыма,
Тел өстендә генә тотарлык ул,
Сыем булсын кызым, улыма.
Укучы Бала:
Бер сөйләрлек булсын – бу чәк-чәкнең
Тел төбендә калды тәме, дип,
Кардәш-ыру, дус-иш белән яшәү
Дөньябызның яме, гаме бит.
Хөрмәтле кунаклар! Ә хәзер минем күчтәнәчемнән авыз итегез.
Бала:
Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,
Дуслар кирәк һәрбер кешегә
Дуслык булса, яшәү дә күңелле,
Уңай булла һәрбер эшең дә.
Укучы бала:
Бөтенебезгә дә дуслар кирәк
Дустан башка булмый яшәргә.
Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк
Дуслык орлыклары чәчәргә.
(Бәйрәм “Дуслык турында җыр”белән тәмамлана)
Дуслык чын булса бердә югалмый.
Бер дә таралмый, булса якын дус.
Кайгыда ташламас,артыгын сорамас
Шундый булса чып- чын була тугры дус.
Дружба крепкая не сломается,
Не расклеится от дождей и вьюг
Друг в беде не бросит,лишнего не спросит,
Вот что значит настоящий верный друг,
Аерылырбыз һәм дуслашырбыз
Кешеләр сөйләр бары яхшы сүз,
Көн-төн дип әйтмичә, ярдәмгә ул килсә
Шундый булса чып-чын була тугры дус.