Напоминание

"Таинственная бумага"


Авторы: Сагдиева Лилия Рашитовна, Саматова Суембика Набиуловна
Должность: воспитатель
Учебное заведение: МАДОУ №297
Населённый пункт: город Казань
Наименование материала: конспект занятия
Тема: "Таинственная бумага"
Раздел: дошкольное образование





Назад




Уртанчы төркем балалары белән тәҗрибәләр үткәрү “Тылсымлы кәгазь

“Тылсымлы кәгазь”темасына уртанчы төркем балалары белән тәҗрибәләр ясау буенча

конспект.

Әзерләделәр тәрбиячеләр:Сагдиева Л.Р., Саматова С.Н.

Максат:балаларда кәгазь һэм аның сыйфатлары турында күзаллауны формалаштыру.

Бурычлар:

Социаль-коммуникатив үсеш: әйләнә-тирәне мөхитне танып-белүгә кызыксыну тәрбияләү,

туган-як агачларын кабатлау.

Танып-белү үсеше: балаларда кәгазь һэм аның сыйфатлары турында күзаллауны арттыру.

Сөйләм усеше:бәйләнешле сөйләмне үстерү,балалар сөйәмендә яңа сүзләрне

ныгыту,балаларда нәтиҗә ясау күнекмәсен формалаштыру.

Сәнгати-эстетик үсеш:балаларның фантазиясен һәм кузаллауларын үстерү.

Физик үсеш:хәрәкәтләр координациясен үстерү,вак кул моторикасын үстерү.

Алдан үткәрелгән эш:тәрбияче балалар белән кәгазь, беренче кәгазь кайчан барлыкка

килгән,аны ничек ясыйлар, кәгазьдән нәрсә ясыйлар турында әңгәмә үткәрү, “ Нәрсә

кәгазьдән?”дигән дидактик уенны уйнау.

Материал һәм җиһазлау: кәгазь,картон,фомастерлар,клей,поднос,яулык.

Сүзлек эше:картон, кәгазь, сары, кызыл, яшел, калын, юка, шома, кытыршы, ертыла,

бөкләнә, йомарлана,тавыш чыгара,оча.

План

1.Башлангыч өлеш.

Тәрбияче балалар белэн исәнләшә.Ишеккә шакыйлар:

-Исәнмесез!Гафу итегез,Сөембикә Нәбиуловна! Сезгә хат китерделәр.

-Рэхмәт!

Тәрбияче:Әйдәгез,балалар конвертны ачып карыйк әле.Нәрсә бу?

Балалар:Яфрак.

Тәрбияче:Балалар,бу яфрак нинди төстә?

Балалар:Кызыл.

Тәрбияче: Әйе,дөрес.Кызыл яфрак серле. Анда бирем бар.Табышмакны җавапны әйт.

Җәен киенә,кышын чишенэ.

Җил искән саен яфраклары селкенә.

Балалар:Агач.

Тәрбияче:Дөрес. Балалар безнең бакчада нинди агачлар үсә?

Балалар:Каен,чыршы,тирәк,өрәңге.

Тәрбияче:Бик дөрес.Балалар әйдәгез уйнап алабыз.

Җил исә,исә. (куллары белән җил хәрәкәтен ясыйлар)

Агачларны селкетә. (куллары белән җил хәрәкәтен ясыйлар)

Җил тына, тына.(утыралар)

Агачлар үсә.(торып кулларын өскә күтәрәләр)

Уйнадык .Әйдәгез яфракларны карауны дәвам итәбез.Ә монысы нинди яфрак балалар?

Балалар :Сары.

Тәрбияче:Сары яфракта да бирем бар, балалар.Игътибар белән тыңлагыз!Агачлар ни өчен

кирәк?

Балалар:Матурлык өчен, һаваны чистарталар, өй төзиләр, кәгазь ясыйлар.

Тәрбияче:Бик дөрес.Ә бу нинди яфрак?

Балалар:Кызгылт-сары.

Тәрбияче: Балалар бу яфракта эчендә дә бирем ята.Укыйм,тыңлагыз. “Балалар мин

үземнең серле лабораториягә тәҗрибәләр ясарга чакырам”.Галим.

Балалар, тик тәҗрибә ясаганда күп белер өчен игътибарлы булырга кирәк. Моны

исегездән чыгармагыз.Әйдәгез киттек.

Төп өлеш.

Профессор:Исәнмесез, балалар.Мин сезне көттем.Рәхим итегез минем серле

лабораториямә.Балалар карагыз әле монда өстәлгә. Яулык белэн капланган поднос

бар.Анда нэрсә яшеренгән икэн?!Моны белер өчен сезгә мин әзерләгән табышмаккка

җавапны табарга кирәк булыр.Игътибар белән тыңлагыз әле балалар.

Мин кар кебек ап-ак,

Карандаш белән дус.

Дустым кая барса,

Шунда эзен калдыра.

Бу нәрсә булыр икән балалар?

Балалар: Кәгазь.

Профессор: Әйдәгез тикшереп карыйк әле, дөрес әйттегезме?! (Яулыкны күтәрә, подноста

кәгазь кисәкләре).Әйе,табышмакны дөрес чиштегез. Бүген без сезнең белән

,балалар,кәгазь турында сөйләшербез һәм кәгазь белән төрле тәҗрибәләр

ясарбыз.Әйдәгез, балалар, мондагы кәгазьлэрне кулларыгызга алыгыз, тотып карагыз.

Кәгазь нинди була икән балалар?

Балалар:Ак, төсле,калын,юка, шома, кытыршы.

Профессор:Әйе, бик дөрес әйтттегез.Димәк кәгазь ак,төсле,калын, юка, шома һәм

кытыршы була.Балалар кәгазь белән нишләп була?

Балалар: кәгазьдә рәсем ясыйлар.

Профессор:Әйдәгез әле, балалар һәркем үзегезнең кәгазегездә кояш рәсемен ясагыз

эле.Ясап булдымы?Күрсәтегез әле. (күрсәтәләр)

Яхшы, димәк кәгазьне рәсем ясар өчен файдаланалар.Балалар әйдәгез кәгазьне бөгеп

карыйк әле.Бөгеләме икән?

Әйе,димэк кәгазьне нишләп була.балалар?

Балалар: Бөгеп.

Профессор:Әйдәгез балалар,бөккән кәгазьне янадан ачып карыйк әле. Кәгазьдәге эз

югаламы?

Балалар:Юк.

Профессор:Юк килеп чыкмады, чөнки сызык кәгазьдә үзенең эзен калдырды. Ә хәзер

балалар кәгазьнең башка сыйфаты белән танышыйк. Кәгазь йомарланамы?Әйдәгез

тикшереп карыйк.Йомарланамы?

Балалар:Әйе.

Профессор: Балалар, йомарлаганда кәгазь тавыш чыгарамы?

Балалар:Әйе.

Профессор:Димәк кәгазьне йомарлап була һәм ул йомарлаганда тавыш чыгара.Хәзер

Кәгазьне вак кисәкләргә ертып карыйк эле.Ертыламы?

Балалар:Әйе.

Профессор:Димәк кәгазьне ертып та була.Әйдәле картонны ертып кара әле. (Картонны

бер балага ертырга бирә) Ертыламы? Юк.Димәк картонны ертырга авыр,ә юка кәгазьне

вак кисәкләргә ертырга авыр.

Әйдәгез, балалар ял итеп алыйк әле.Бармак уены уйнап алыйк әле.

Кәгазьне без вак кисәкләргә ертабыз, ертабыз(бармаклар белән ерткан кебек күрсәтәләр)

Без аны йомарлыйбыз,йомарлыйбыз .

Безнең бармаклар арды,

Хэзер без ял итәбез.

Бераз ял итеп алдык.Әйдәгез, балалар тәҗрибәләребезне дәвам итәбез.Ничек уйлыйсыз

кәгазь очамы?Хәзер беләбез . Кәгазьдән бер кечкенә кисәк ертып алабыз, уч төбенә

куебыз һәм өреп карыйбыз. Кәгазь кисәге нишли?

Балалар:Очып китте.

Профессор:Әйе,Димәк кәгазь кисәкләре җиңел,шуңа күрә әз генә җил иссә дә, алар

очалар. Балалар бүген без сезнең белән бик күп тәҗрибәләр ясадык.Сезгә ошадымы?

Тәрбияче: Балалар, без бүген кәгазь турында нәрсә белдек?Әйдәгез искэ төширик әле.

Балалар:- кәгазьдә рәсем ясап була,

- кәгазьне йомарлап була,

- кәгазьне вак кисәкләргә ертып була,

- кәгазь йомарлаганда тавыш чыгара, кәгазь

- кәгазь оча,

-калын кәгазьне ертырга авыр.

Тәрбияче:Әйдәгез хәзер, балалар сез ерткан кәгазь кисәкләрен рэсемдәге агачка

ябыштырабыз.( кәгазь кисәкләрен ябыштыралар).Менә нинди матур көзге агач килеп

чыкты.Әйдәгез балалар без ябыштырган агачны профессорга истәлеккә бүләк

итәбез.Бүләк итәбезме?

Профессор: Бик зур рәхмәт, балалар!Мин өчен бу бик зур бүләк.Балалар, икенче юлы

тагын килегез.Без сезнең белән тагын да кызыклырак тәҗрибәләр ясарбыз.Саубулыгыз,

балалар! (Саубуллашалар).

Тәрбияче:Әйдэгез балалар, үзебезнең группага кайтабыз.



В раздел образования