Автор: Вахитова Райля Венеровна
Должность: учитель татарского языка и литературы
Учебное заведение: МОБУ СОШ с.Зирган
Населённый пункт: РБ, Мелеузовский район, с.Зирган
Наименование материала: Театрализованное представление на татарском языке
Тема: Абдулла Алиш "Куян кызы"
Раздел: среднее образование
Абдулла Алиш «Куян кызы».
Катнашалар
Автор
Куян –
Куян кызы
Тиен
Доктор Айболит
Зрители животные: лиса
Декорация: өй эче, пима, табиб бүлмәсе, кар
Фон көй уйный.
Автор: Бер соры Куянның үзе төсле зур колаклы, бик иркә, бик кадерле бер
кызы булган. Ул аны бик-бик ярата икән. Көннәрдән бер бер көнне Куян иркә
кызына өр-яңа киез итекләр алып кайтып биргән.
Куян: Мә, бәбкәм, аякларың туңмасын, сызламасын,
Куян кызы: Уррра, рәхмәт әни (үбеп ала әнисен),
рәхмәт әни.
Автор: Кызы бу бүләкне бик шатланып алган. Хәзер инде яңа пималарны киеп
рәхәтләнеп йөри. Ләкин Куян кызы жылы киез итекләргә өйрәнмәгән булган,
ул алардан бик тиз туйган, салып ташлаган.
Әнисе тапмасын дип, аларны яшереп куйган. Әнисе, аларны эзлэп табып,
баласына кигезә, ә ул салып ташлый икән. Әнисе кигезсә, ул тагын салган,
әнисе тагын кигезгән, ә ул тагын салып куйган.
Кар өс-тен-нән дә, боз өс-тен-нән дә яланаяк чабкан. Шулай йөри
торгач өченче көнне елый-елый әнисе янына килгән.
Куян кызы: Әни, әни минем аягым авырта.
Куян: Кызым, кызым, якты йолдызым, синең аягың
шешкән бит. Нишләргә? Нишләргә? Бу баланы кая
алып барырга? Ничек дәваларга?
Тиен: Исәнме Куян дус. Кайгырма, туганкай, йомшак куянкай, кызыңнын
аягын бик тиз төзәтеп була. Моның өчен доктор Айболитка барырга, киңәш
сорарга кирәк. Әйдә, мин сине алып барам.
Автор: Барып җитсәләр, доктор Айболитның эше күп икән, аңа урманның
төрле ерткычлары даваланырга килгәннәр.
Доктор Айболит:Исәнмесез.
Куян, куян кызы, тиен (бергә)- Хәерле көн.
Доктор Айболит: Балаларны чиратсыз карыйм. Рәхим итегез, утыргычка
утырыгыз. Нәрсә булды?
Куян: Мин кызыма яңа пима алып бирдем, ә ул аларны ташлап, урамга
чыгып ките.
Доктор Айболит: Әпсен- төпсен, бетсен- китсен, өрә (май сөртә, дару бирә)
Аягың төзәлгәч пиманы суык көне бүтән салма, мине тыңла.
Куян кызы: Рәхмәт абый.
Куян: Сау булыгыз. (Приходят домой дует, затем повязку снимает вместе с
красным носком, куян кызы одевает валенки и танцует.)
Автор: Өч көн дигәндә, куян баласының аягы төзәлгән. Ул инде киез итеген
бер дә салмый, киеп йөри икән.