Автор: Абзалова Лейсан Расуловна
Должность: воспитатель
Учебное заведение: МАДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №83" город Нижнекамск
Населённый пункт: Республика Татарстан г. Нижнекамск
Наименование материала: конспект занятия
Тема: "Кошны"
Раздел: дошкольное образование
Программа эчтәлеге: Балаларны хезмәт төрләре һәм нәтиҗәләре турында
күзәаллауларын киңәйтү. Билгеле бер тәртиптә мөстәкыйль киенергә, чишенергә
өйрәтү. Пөхтәлеккә, киемнәрдәге җитесезлекне күрергә һәм өлкәннәр ярдәме
белән аны бетерергә өйрәтү. Гади эшләрне кушкан йомышларны мөстәкыйль
рәвештә башкарырга күнектерү. Шөгыльләр өчен материал әзерләр, уйнап
бетергәч уенчыкларны үз урыннарына җыеп кую. Төркемдә чисталыкны саклау,
дежур торырга күнектерү. Табигать почмагында үсемлекләрне карауда катнашу
теләге тәрбияләү. Өлкәннәргә ярдәм итү теләге уяту, эш нәтиҗәләрне сак караш
тәрбияләү.
Сүзлек өстендә эш: үсемлекләр, дежур тору, өстәл әзерләү
Методлар һәм приемнар: наглядный- карау, күрсәтү, күзәтү.
Словесный- тәрбияче сөйләү, сөйләшү, балаларга сорай бирү, аңлату.
Индивидуаль эш: Камиләнең дежур торуын күзәтү
Өстәмә эш: материаллар әзерләү (лейка, чүпрәк, алъяпкыч)
Материал и оборудования: лейкалар, чүпрәк, алъяпкыч, уенчык, керпе.
Трудларның
төрләре
Балалар белән эш
Үзеңә үзең
хезмәт
күрсәтү
Балаларны йокыдан уятам икенче ярты көндә.
Тәрбияче: Балалар киенәбез. Һәр кеше үзе киенә. Балалар
онытмыйбыз башта нәрсә кигәнне, беренче булып без аска
киябез, ә соңыннан соң өскә киябез. Бик дөрес! Данияр кил
әле монда сәдәфеңне эләктерергә булышам.
Тәрбияче: Регина син колготкиеңны дөрес кимәгәнсең.
Балалар без ничек итеп киябез колготканы?
Балалар: Бер шовлы сызыгын алга каратып киябез.
Тәрбияче: Әйе бик дөрес, бер шовлы сызыкны алга каратып
киябез, ә безнең Регина дөрес итеп кимәгән, әйдә әле дөрес
итеп ки әле Регина.
Тәрбияче: Кемнәр киенеп бетте шулар урындыкларыгызны
алып алып өстәл буена китереп куегыз. Айназда урындыкны
безнең дөрес итеп тота. Кызлар алып килегез үзегезнең
таракларыгызны мин сезнең хәзер чәчләрегезне җыям. Әминә
кара әле нинди матур синең резинкаң. Нинди тостэ?
Әминә: Сары.
Тәрбияче: Чәчләрне үреп, тарап бетергәч кызларга таракны
алып куярга кушам.
Эш йоклэу
Тәрбияче: Балалар сөтләрегез тәмле булдымы?
Балалар: Әйе тәмле булды.
Тәрбияче: Балалар сөт безнең тәмле дә һәм файдалы да.
Балалар хәзер кемнәр эчеп бетерә шулар стаканнарын икенче
өстэлгә алып барып куялар. Балалар өстәл яннарыннан киткәч
урындыкларны этэп куярга онытмагыз.
Шогыль
буенча
дежур тору.
Тәрбияче:Балалар карагыз әле кем бүген безгә кунакка
килгән?
Балалар:Керпе.
Тәрбияче: Әйе бик дөрес - керпе.
Керпе бүген безне күзәтеп тора: кем тыңлар микән, матур гына
йөрер микән дип. Кемнәр тыңлый шуларга йолдызчыклар
бүләк итәм ди. Миңа бүген Сабина белән Камилнең
тәртипләре ошады һәм хәзер алар миңа булышалар. Сабина
хәзер син бу ак битләрне бөтен кешегәдә тарат, ә Камил һәр
бер өстәлгә 3-4 карандаш тезеп чык, ләкин карандашлар бер үк
төсле булмасын өстәлдә. Һәр бер өстәлгә кызыл, яшел, зәңгәр,
сары төсләр куй. Менә Сабина белән Камил миңа булыштылар
һәм калганнарда керпегә ошаган ничек итеп тәртипле дус тату
уйнауыгыз һәм ничек җыештырып куюыгыз. Менә хәзер керпе
сезгә үзе белән алып килгән йолдызчыкларны бүләк итәм.
Табигать
почмагында
эш
Тәрбияче: Балалар тышты хәзер нинди ел фасылы?
Балалар: Яз
Тәрбияче: Әйе бик дөрес яз. Каян белдегез яз икәнне?
Балалар: Тышта кар эри, җылы, кошлар сайрый.
Тәрбияче: Әйе бик дөрес. Балалар карагыз әле безнең
бүлмәдә нинди гөлләр бар. Балалар сез аларның артларыннан
күзәтәсезме?
Балалар: Әйе әз генә су сибәбез, тузаннарын сөртәбез.
Тәрбияче: Әйдәгез әле балалар без хәзер күзәтик алар
артыннан. Хәзер дежурлар гөлләргә су сибәләр, ә Риана бүген
тәртипле тотты үзен һәм ул безнең яфракларга су сиптерә.
Сөләймән безнең хәзер гөлләрнең чәчәкләренең тузаннарын
сөртә: бур кулына яфракны сак кына ала, икенче кулы на юеш
салфетка алып тузанын сортеп ала. Менә балалар безнең
гөлләребез дә ничек чиста булып калды. Алар инде хәзер
матур-матур итеп чәчәк итеп атыр.
Кичке аш
буенча
дежур тору
Тәрбияче: Балалар кем бүген безнең деҗурлар?
Балалар: Данил белән Камилә.
Тәрбияче: Данил белән Камилә әйдәгез әле алъяпкычларны
киик, кулларны юуыйк. Хәзер кече тәрбияче янына килик, ул
сезгә салфетка, тәлинкә, калак, чынаяк бирә. Без аларны
өстәлләргә таратыйк. Башта Данил нәрсәне куябыз?
Данил: салфетка куябыз.
Тәрбияче: әйе бик дөрес. Камилә аның өстенә нәрсә куябыз?
Камилә: тәлинкә куябыз
Тәрбияче: эйе бик дөрес. Соңыннан соң Данил нәрсә куябыз?
Данил: калак
Тәрбияче: Данил калакны кайсы кул белән тотабыз?
Данил: Уң кул белән
Тәрбияче:Әйе бик дөрес, ә шул вакытта Камлә безнең нәрсә
куя?
Камилә: Чынаяк
Тәрбияче: Әйе бик дөрес, чынаяклар куябыз. Менә, керпе,
безнең балалар тырышмы?
Керпе: Бигрәк уңган балалар, дөрес итеп куялар.
Эш йоклэу
Тәрбияче: Балалар, сез бүген көне буе уенчыклар белән
уйнадыгыз, алар идәндә дә яттылар, шуның өчен без аларны
бүген юабыз. Менә безнең таз белән су. Сез миңа булышырсыз
инде балалар.
Мин юам - Эмил миңа уенчыкларны китереп бирә, ә Алмира
кире алып барып куя урынына. Эмил безнең уенчыкларны
китереп бирә, Сабина сөртеп тора, Алмира урынына алып
барып куя. Балалар уенчыкларны алган урыннарын
сөртергәдә кирәк бит әле, мин хәзер сөртәм. (балаларны
күзәтәм).
Менә хәзер безнең уенчыклар чип-чиста булып калдылар һәм
хәзер инде алар белән кире уйнасагызда була.