Напоминание

"Хакимжан Халиков ижаты"


Автор: Садыкова Зульфия Рафаэлевна
Должность: воспитатель
Учебное заведение: МБДОУ "Детский сад "Айгуль"
Населённый пункт: с.Уразаево,Азнакаевского района,РТ
Наименование материала: Методическая разработка
Тема: "Хакимжан Халиков ижаты"
Раздел: дошкольное образование





Назад




Х.Халиков иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Сәяхәттә түбәндәге геройлар катнаша: Хезмәтбикә, Әйдә Ярар, Мыштыр (бу рольне бакча хезмәткәре башкара), Бал

кортлары, Аю, Тиен, Гөмбәләр (бу рольләрдә балалар).

Күңелле музыка ишетелә, балалар йөгерешеп залга керәләр һәм ярымтүгәрәк ясап басалар.

1 нче бала.

Бүген бакчада – бәйрәм,

Бик күңелле көн безнең.

Иртәдән үк кояш көлә,

Бизәп зәңгәр күк йөзен.

2 нче бала.

Гармуныңны уйнап җибәр,

Кызлар, җырлыйбыз, диләр!

Күпме безгә кунак килгән,

Җырны тыңлыйбыз, дигән!

“Елмаеп-көлеп кенә” (Х.Халиков сүзләре, Р.Курамшин көе) җыры яңгырый.

(Балалар урындыкларга утыралар)

Серле музыка ишетелә, Хезмәтбикә керә.

Хезмәтбикә. Исәнмесез, балалар! Мин сезгә әкиятләр иленнән килдем. Сез мине таныдыгызмы?!

Бала. Син Хәкимҗан абый Халиковның “Бәхет чишмәсе” әкиятеннән Хезмәтбикә буласың.

Хезмәтбикә.

Дөрес, Хезмәтбикә – исемем,

Бик бәхетле кеше мин.

Килсә әгәр уңасыгыз

Һәм бәхетле буласыгыз,

Беркайчан да тормагыз,

Җиң сызганып эшләгез.

Бала.

Бердәмлектә көчебез,

Җырлый-җырлый эшлибез!

Хезмәтбикә.

Дөрес булсын сүзегез,

Сәяхәткә кунак булыйк,

Әкияттә кунак булыйк,

Әкияттән акыл алыйк.

Күңелле музыка яңгырый, сәхнәгә, канатларын җилпи-җилпи, кулларына бал савыты тоткан Бал кортлары чыга. Алар

кояшка шатланып, бер чәчәктән икенче чәчәккә күчә-күчә, бал җыйган кебек хәрәкәтләр ясыйлар.

Хезмәтбикә.

Ерак түгел, якында –

Безнең бакча артында

Бал кортлары торган, ди.

Тынычсызлап боларны

Аюлар да йөрмәгән,

Өйләренә ничектер

Караклар да кермәгән.

Әниләре алай да

Торган, ди, гел кисәтеп.

Ана бал корты.

Бәлки алар, җай көтеп,

Яталардыр күзәтеп?

Шуның өчен һәммәгез

Һәрчак уяу булыгыз!..

Бал кортлары.

Әни, безгә кем тисен!

Бар бит безнең угыбыз!

Аю килсә, аны да

Җиңәчәкбез ничек тә…

“Чәчәк җыйганда” дигән уен оештырыла.

Уен тәртибе: Балалар – тышкы, бал кортлары эчке түгәрәккә басалар. Татар халык көенә (“Әй икегез, икегез”, Х.Халиков

сүзләре) җыр җырлана, аның сүзләренә төрле хәрәкәтләр ясала.

Бергә.

Чәчәкләрем ал гына,

Ал гына да, бал гына.

Аңкып торган хуш исе,

Нинди матур хуш исле.

Бал кортлары (җырламыйча).

Бал кортыннан сорамый,

Тиеп кара бер генә!

Чагып алсам тиз генә,

Аннан инде түз генә!

Бал кортлары төрле якка йөгерешеп качалар, Бал кортлары аларны тотмакчы булалар. Сәхнә буш кала.

Бер шомлырак көй яңгырый, Аю керә.

Аю.

Ш-ә-ә-әп!

Бәхет үзе килә икән,

Җитмәс дигән идем дә,

Баллары шактый икән!

(Балны “ашамакчы” була).

Бала.

Тукта, аю, нишлисең?

Тәртип бозып йөрисең!

Начар юлга баскансың,

Аю, балга тимә син!

Аю.

Ярар, ярар, тимим инде.

Сорауларга җавап тапсагыз,

Сезнең сүзне тыңлыйм инде.

Мин кайсы әкияттән?

Бала. Хәкимҗан абый Халиковның “Алтынбикә” әкиятеннән.

Аю.

Хәкимҗан абый язган әкиятләрне мин дә бик яратам. Тик табышмакларын чишә алмыйм, кич утырып баш ватам. Бәлки

сез миңа булышырсыз, табышмакларны чишәрсез!

Балалар. Булышырбыз!

Аю.

Беренче табышмак:

Чыр-р-р, чыр-р-р, ди ул,

Канат белән җырлый ул,

Аяк белән тыңлый ул.

Балалар. Чикерткә.

Аю.

Чынлап та чикерткә бит.

Икенче табышмак:

“Кыш җитсә, йоклап ята,

Исеме “ю”га бетә”.

Балалар. Аю.

Аю.

Ничек аны белмәгәнмен икән? Инде өченче табышмакны тыңлагыз:

“г” белән “ә” сакта тора

Бу исемнең як-ягында.

Шундый гаҗәп үсемлек ул,

Күрмисең бер яфрагын да.

Балалар. Гөмбә!

Аю. Табышмакларны дөрес чиштегез,

Миңа бик тә булыштыгыз.

Күңелсез музыка ишетелә, акрын гына атлап ялкау Мыштыр керә.

Мыштыр.

Артларыннан куган кебек,

Бу кешеләр нишли икән?

Ашыкканнар ашка пешә,

Болар ничек пешми икән?

Сәхнәгә Әйдә Ярар керә.

Әйдә Ярар.

Әмма дөрес уйлыйсың син,

Безнең җырны җырлыйсың син,

Яшә, Мыштыр!

Әйдә Ярар Мыштыр өстенә бау ыргыта һәм аны бәйли башлый.

Мыштыр.

Абау, кем син? Җибәр мине!

Әйдә Ярар. Ваемсыз диләр мине!

Чын исемем – Әйдә Ярар…

Кирәк кеше үзе карар.

Шулай бит?

Мыштыр. Ә син мине җибәр инде!

Әйдә Ярар.

Ә син бигрәк җүләр инде!

Ял ит бераз – аргансың бит,

Шыр сөяккә калгансың бит.

(“Урман” ягына китә. Сәхнәгә 2 бала чыга.)

1 нче бала.

Кайчан яши башлар икән

Бу Мыштыр да кеше кебек?

2 нче бала.

Күр әле син, көпә-көндез

Йоклап ята песи кебек!

Әйдә Ярар күренә. Балаларга карап:

Ә!..Узыгыз,

Бик вакытлы

Килдегез,

Арысагыз,

Бераз йоклап алыгыз.

Ник көләсез?

Алай булса…

Барыгыз!

(Балалар китмәкче була)

Әйдә Ярар.

Туктагыз, туктагыз!

Миндә калсагыз

Юкка-барга поршынмассыз,

Таш яуса да борчылмассыз,

Уен булыр бар эшегез…

2 бала (бергә). Без моңа риза түгел!

Мыштыр.

Хәзер мин сезгә бер капчык күрсәтәм, аның эчендә нәрсәләр генә юк. Ул әйберләр турында сез нәрсәләр әйтә аласыз

икән? Әйтик, кәрзин турында. Ягез, сезне тыңлыйм.

Бала. Бу кәрзин Хәкимҗан абый Халиковның “Дәү әнием – бакчачы” шигыренә туры килә. Хәзер мин бу шигырьне

сезгә сөйләп тә күрсәтәм.

Дәү әнием – бакчачы,

Бакчасы да бакча соң;

Ачып керсәң капкасын,

Җәйгә аяк басасың.

Гөлләре дә гөлләре,

Пыяладан өйләре.

Менә һөнәр, ичмасам,

Дәү әнинең һөнәре:

Чәчәк арасында үтә

Аның бөтен көннәре…

Әйдә Ярар. Әйдә ярар, анысын чиштегез. Ә менә бу курчак турында нәрсә әйтерсез икән?

Бала. Бу бит Зиләнең курчагы, аның турында да Хәкиимҗан абыйның шигыре бар. Ә мин аны яттан беләм. Тыңлагыз.

Зиләнең бер курчагы бар,

Сузып кына: “Ән-нә”, – ди.

Сеңлем аңа: “Әттә безне

Яратмыйсыңмы әллә?” – ди.

Сөеп кенә тора безне,

Беләсең бит әтине…

Йә үпкәннәр, аңа да бер

“Әт-тә”, – диеп әйт инде.

Балалар (бергә). Әйдәгез, җырлап алыйк! Балалар кара-каршы тезелешеп басалар, “Челтәр элдем читәнгә” дигән

татар халык көенә хәрәкәтләр белән түбәндәге такмакларны җырлыйлар:

И пошмаган, пошмаган,

Мич башында кышлаган.

Тирләмәгән, пешмәгән,

Шуңа күрә үсмәгән.

Әттә-гедер генәме,

Ашыйсың да киләме?

Алай булса тор инде,

Йокың туйгандыр инде.

Әтиеңнең каешы да

Көтә торгандыр инде.

Җырламыйча гына:

Бер, ике, өч…

Бездә бөтен көч,

Тизрәк безгә күч!

(Мыштыр йокысыннан уяна)

Әй дусларым, дусларым,

Дусларым, дус ишләрем.

Сез миңа булышыгыз,

Шушы бауны чишегез.

(Балалар бауны чишәләр.)

Әйдә Ярар.

Абау харап иткәннәр,

Күр әле уятканнар,

Кил инде дуслашыйк.

Мыштыр. Юк инде, хушлашыйк!

(Әйдә Ярар Мыштырны тотмакчы була, куа, ләкин түгәрәккә баскан балалар аны чыгармыйлар, каршы киләләр.)

Әйдә Ярар.

Туктагыз, туктагыз!

Тик арагызда минем дуслар –

Ваемсызлар юкмы соң?

Һич югында тик бер генә,

Ярты гына, чирек кенә,

Торыр идем сөеп кенә.

Балалар. Юк булгач, юк инде! (Утыралар)

Әйдә Ярар.

Әйдә ярар, башка җирдән

Эзләп карар.

Сау булыгыз,

Тик сак булыгыз!

(Әйдә Ярар чыгып китә.)

Мыштыр. Рәхмәт, дуслар, булыштыгыз, ваемсызлыктан коткардыгыз! (Китә).

Хезмәтбикә.

Менә, балалар, булдырдыгыз,

Бердәм булгач, җиңдегез.

Кызык әкиятләр күрдегез,

Тагын да зур үстегез.



В раздел образования