Автор: Багаутдинова Наиля Вахитовна
Должность: Воспитатель
Учебное заведение: МБДОУ Шахмайкинский детский сад "Ромашка"
Населённый пункт: Новошешминский район,село.Шахмайкино
Наименование материала: методическая разработка
Тема: "Т
Раздел: дошкольное образование
Икенче кечкенәләр төркемендә кисеп-ябыштыру буенча шөгыль.
Тема
:” Төлке баласы өчен туган көнгә
открытка”
Әзерләде: Баһаутдинова Наилә Вахит кызы.
Шахмай “Ромашка”балалар бакчасы тәрбиячесе
Яңа Чишмә районы
2019 ел
Максат: Балаларның төрле зурлыктагы һәм төстәге түгәрәкләрне ябыштыру күнекмәләрен
ныгыту. Уртак эштән позитив эмоцияләр уяту.
Бурычлар: Геометрик фигура- түгәрәк турындагы күзаллауны ныгыту; предметларны
төсләр буенча классификация белемнәрен камилләштерү; ябыштыру алымнарын ныгыту.
Үстерү бурычлары: балаларның сөйләмен, хәтерен, игътибарын, фикерләвен үстерү.;
җитезлек тәрбияләү.
Тәрбияви
бурычлар:
балаларда
ярдәмчелек
хисен,
әкияти
персонаҗларга
карата
кайгыртучанлык хисен тәрбияләүне дәвам итү, башкаларга ярдәм итәргә әзер тору теләге
булдыру.
Җиһазлар: кечкенә шарлар (сары, кызыл, зәңгәр төсләрдә) тараткыч, төс ориентиры
булган(сары, кызыл, зәнгәр) өч бертөрле кәрзин; төрле төстә киселгән түгәрәкләр, клей,
пумала, кулъяулыклар, кабартылган шарлар, тутырылган тартма. Сары, кызыл төстәге
карандашлар. (һәр балага да җитәрлек); төлке куян маскалары.
Эшчәнлек барышы: балалар тәрбияче белән түгәрәккә басалар, исәнләшәләр.
Тәрбияче:
-
Кәефләрегез ничек балалар? Балалар карагыз әле безгә кояш ничек елмая. Без дә аңа
үзебезнең елмаюны бүләк итик әле. Ул сезгә акыллы, тәүфикълы булыгыз, әти-
әниләрегезне тыңлагыз, елмаеп йөрегез дип әйтә.
Чәбәк-чәбәк
Чәп-чәп,чәбәкәй, нәниләр кулларын күтәреп
Кулларыбыз бәләкәй, чәбәклиләр
Ә хәзер тизрәк-тизрәк кулларны җиӊелчә генә
Чәбәклик күӊеллерәк. тезләргә сугала
Тәрбияче:
-
Балалар әйдәгез үз урыннарыгны алып утырыгыз әле.
Балалар үз урыннарын алганнан соң, тәрбияче аларның игътибарын тараткычта яткан
төрле төстәге шарларга юнәлтә.
Тәрбияче:
- Балалар, тараткычта ниләр ята? (шарлар)
-Нинди күп алар! Нинди матурлар!
-Балалар кайсыгыз әйтә миңа, бу шарла нинди төстә? (Балаларның җавабы)
Индивидуаль сораулар:
- Риназ кызыл төстәге шарларны күрсәт әле.
- Ә син, Закир сары төстәге шарларны күрсәт әле.
- Самат, син зәңгәр төстәге шарларны күрсәт әле.
Тәрбияче: Балалар карагыз әле, безнең шарларыбыз чәчелеп киттеләр. Аларның сезнең,
нәниләр, белән уйныйсылары килә ахырысы!
Күрегез, нинди төрлеләр
Сары һәм кызыллык!
Аларга ярдәм итик
Кәрзиннәргә җыеп салыйк!
Балаларга шарларны җыярга тәкъдим ителә.
Шарларны үз кәрзиннәренә салу шарт:
сары шарлар- сары ленталы кәрзингә, кызыл шарлар- кызыл ленталы кәрзингә, зәңгәр
шарлар- зәңгәр ленталы кәрзиндә булу шарт. Ахырдан аларның тиешле кәрзиндә булу-
булмавы балалар белән бергә тикшерелә.
Тәрбияче:
-
Балалар, ишетәсезме, ниндидер тавыш ишетелә?
Тәрбияче әкрен тавыш белән:
-
Балалар, ишетәсезме, нинди тавыш икән соң бу? Кемдер елый бугай. Әйдәгез ,
балалар эзлик әле.
Балалар тәрбиячегә кушылып эзли башлыйлар.
Тәрбияче туктап кала,бик әкрен тавыш белән пышылдап кына:
-
Балалар, бу тавыш якында гына ишетелә. Игътибар белән тыңлыйк әле.
Балалар да тынып калалар. Эзли торгач бер почмакта елаган тавышка таба атлыйлар.
Карасалар төлке баласы елап утыра.
Тәрбияче:
-
Ни булды төлке баласы, нишләп елап утырасын?
Төлке баласы кәефсез тавыш белән:
-
Менә минем төсле кзгазьләрем бар, ә мин алар белән нишләргә кирәклеген белмим.
Ә
минем
Туган
көнгә
барасым
бар.
Дустымның
Туган
көненә
шушы
төсле
кәгазьләрдән бүләк ясыйсым кигән иде.
Тәрбияче:
-
Балалар, төлке баласының кәефе юк, әйдәгез уен уйнап аның күңелен күтәрик әле.
Уен: “ Төлке”.
73
Төлке кунакка килә, Балалар түгәрәктә әйләнеп җырлыйлар
Төлке бүләкләр бирә
Төлке кунакка килә, түгәрәкне тарайталар
Төлке бүләкләр бирә түгәрәкне киңәйтәләр
Төлке белән уйныйбыз “ төлке” үзенә пар сайлый,ан
Төлке белән биибез. Биергә чакыра, алар биегәндә, балалар кул
Төлке белән уйныйбыз чабып торалар.
Төлке белән биибез
Тәрбияче:
-Балалар, инде хәзер төлке баласына ярдәм итәбезме?
Балалар: Әйе (дип җавап бирәләр)
Тәрбияче: Балалар әйдәгез төлке баласын тынычландырыйк, аңа ярдәм итәчәгебезне
әйтик.
Балалар: Төлке баласы, елама, без сиңа ярдәм итиәчәкбез.Дустынның Туган көненә
дә барырсын.
Төлке баласы:
-
И-и-и дусларым,рәхмәт инде, сезгә. Ярый әле сеә булдыгыз, менә хәзер Туган көнгә
дә барачакмын, -дип балар янына килә.
Тәрбияче:
-
Балалар әйдәгез әле матур итеп урыннарыбызга утырышыйк. Төлке баласы, әйдә,
син
дә
безнең
белән.
Нәниләргә
карап,
булышып
торырсың.
Үзең
дә
шунда
ябыштырырга өйрәнерсен.
Тәрбияче:
-
( тәрбияче нинди геометрик фигура икәнен сорый, балалар түгәрәк,- дип җавап
бирә). Балалар, сезнең өстәлегездә төрле төстәге түгәрәкләр-шарлар, һәм аларны
ябыштыру өчен барлык кирәкле әйберләр ята. Безгә төлке баласының дустына,
Туган
көнгә
открытка
ясарга
кирәк
булачак.
Һәр
беребез
шарларны
төрлечә
ябыштыра. Соңыннан открыткаларыбызны төлке баласына бирербез. Ул Туган көнгә
алып барыр.
Хәзер эшкә керешик.
Эш
барышында
балаларның
шарлары
кая
ябыштыруын
һәм
ничек
ябыштыруын
ачыклау. Түгәрәкне ябыштырып бетергәч :
Төлке баласы:
-
Балалар әйдәгез бераз уйнап алабыз. Мин Әни төлке булам, ә сез куяннар булырсыз.
(балалар куян маскасы кияләр дә тәрбияче нишләргә кирәклеген аңлата, аннары
әкрен генә куян кебек сикереп йөри башлыйлар).
Тәрбияче:
Төлке килә, төлке килә
Төлкенең ашыйсы килә.
Качыгыз тизрәк куяннар,
Юкса төлке эләктерә.(уен бер ике тапкыр уйнала)
Тәрбияче:
-
Балалар, әйдәгез, төлке баласының открыткаларын ясап бетерик.
Өстәл өстендә
төрле карандашлар да бар.(индивидуаль төсләрен сорау). Шул карандашлар белән
түгәрәк төсенә туры китереп түгәрәкнең аскы өлешенә сызык сызабыз. Ул безнең
шарның җебе булачак.
Ясап беткәч.
Тәрбияче: Балаларны мактый, аларга мактау сүзләре әйтә, эшләгән эшләренә бәя бирә,
шатландыра.
Төлке баласы да рәхмәт сүзләре әйтеп чыгып китә.
Балалар Төлке баласы белән саубуллашалар.