Напоминание

Сценари й развлечения "Аулак ой" для детей дошкольного возраста


Автор: Сагдиева Лилия Рашитовна
Должность: воспитатель по обучению татарского языка
Учебное заведение: МБДОУ Детский сад 208
Населённый пункт: респ.Татарстан г.Казань
Наименование материала: сценарий развлечения для детей
Тема: Сценари й развлечения "Аулак ой" для детей дошкольного возраста
Раздел: дошкольное образование





Назад




Сценарий“ развлечения Аулак өй” на новый лад для детей дошкольного возраста.

Целью мероприятия является – познакомить учащихся с культурой татарского

народа (национальными традициями, играми). Особенность данной разработки

заключается в том, что мероприятие проводится как на татарском, так и на русском

языке, что доступно и понятно для детей.

Максат: Татар халкының мили йолалары беләнтаныштыру. Гореф-гадәтләргә мәхәббәт

тәрбияләү. Балаларда кече яшьтән үк татар теленә, аның тарихына, халык-авыз иҗатына

кызыксыну уяту.

Техник чаралар: магнитофон, дисклар, бию көйләре.

Зал бизәлеше: зал түрендә өйнең эчке күренеше, анда борыңгы сандык, чиккән

мендәрләр, сөлгеләр, идәндә тукылган паласлар җәелгән.

Алдан эшләнгән эш: әңгәмәләр, музейга сәяхәт, мәкальләр, җырлар, уеннарны өйрәнү.

Ход мероприятия. Бәйрәмнең барышы:

Сәхнәдә өй күренеше. Бер якта кызлар, өстәл артында эби самовардан чәй эчеп утыра.

Әби 1: Кызлар,әти-әниләрегез кунакка киттеләр.Әйдәгез, бүген аулак өй оештырабыз.Без

элек әти белән әни кунакка киткәч, аулак өй ясый идек. Бигрәк күңелле дә була иде

инде.Чигү чигә идек, бәйләү бәйли идек, җырлар җырлап, уенннар уйный идек. Бик

күңелле итеп вакыт үткәрә идек

Азалия: А что означает “Аулак өй”?

Әби 1:А я вам дети сейчас расскажу что такое “Аулак өй”. Внимательно слушайте.

Показ презентации и рассказ про аулак өй на русском и татарском языке.

Айлак өй турында балалар шигырь сөйли:

1.Бүген сездә аулак өй дип,

Дусларымнан ишеттем,

Йомгагымны чорнарга дип

Мин сезгә килеп җиттем.

2.Менә дуслар серле өй,

Бүген монда аулак өй.

Ишекне ачтырыр өчен

Кирәк аңа матур көй.

Әби 1: Балалар менә шулай аулак өй- бик күңелле итеп кич утыру ул. Онытып

җибәргәнмен, ахирәтем мунчага китткән иде бит.Карап килим әле үзен.

Алина: (мендәрата) Тот әйдә, әйдә, мендәратышлыуйныйбыз!

(кызлармендәратыпуйныйлар, әбиләр мунчаданкайта).

Әби 2: Әстәгъфирулла, нәрсәбу, нишләвегез?

Гузель: Уйныйбыз!

Әби 2: Шулай уйныйлармы инде? Эй, без яшь вакытта, вәт уйный идек! Әйдәгез, мин

сезгә өйрәтәм!

Азалия: А что она говорит, ничего не понимаю!

Алина: Она говорит, что научит нас играть!

Лейсан: Я согласна! Пусть попробует!

Әби 2: Әти-әни берәр җиргә кунакка киткәч, без кызлар кич утыра идек. Чигү чигә идек,

төрле җырлар җырлый идек. Бии идек, кунелле итеп уеннар уйный идек. Шулай бит

Зәйнәп.

Әби 1: Әйе. Бик дөрес әйтәсең, ахирәткәй.Әле син мунчада булганда балаларга аулак өй

турында сөйләп, яшьлегемне искә төшергән идем.

Алина: Күңелле булган инде алайса...

Әби 2:Әйе, кызым бик куңелле була иде.

Гузель: Ә малайлар бар идеме соң?

Әби 2: Егетләрсез, кая инде. Әлбәттә, гармуннар белән киләләр иде! Әнә үзләре дә килеп

җиттеләр.Әйдәгез егетләр рәхим итегез.

Егетлэр:Кызлар исәнмесез!Хәерле көн!

Кызлар: Исәнмесез, егетләр.Әйдәгез,егетләр узыгыз.

Әби 2: Әйдәгез, моңаеп утырмыйк, күңел ачыйк! “Зәңгәр чәчәк ” уенын уйнап алыйк!

Түгәрәк ясап басабыз да :

Юл читендэ зэңгэр чэчэк

Якты нурлар тарата.

Безнең кызлар һэм малайлар

Зәңгэр чәчәк ярата – дип тугәрәк буенча җырлап йөрибез.

Ә уртадагы кеше матур итеп чигелгэн мендәрне тотып,йөри.

Якын дуслар сайлап ал әле

Берсен сайлап ал әле.

Тезлэреңә ипле булыр –

Мендәреңне сал әле.-

дигән сүзләрдән соң,мендәрне тотучы- сайлаган кешесе алдына мендәрне куеп, тезләнеп

аңа кулын бирә.Ул кеше аның тирәли әйләнә,ә башкалар бу вакытта кул чабып тора.

Азалия: А что, это за игра “ Зәңгәр чәчәк ”. Интересно звучит!

Әби2:Зәңгәр чәчәк обозначает синий цветок.

Алина:Әйдәгез башта санамыш белән мендәр тотучыны сайлап алыйк:

Жепсез орчык,

Чәукә ,чыпчык,

Кара балчык,

Син кал бу чык!

Әби 1:Эй,Хания ,хәтерлисеңме без яшь чакта «Йөзек салыш”уенын уйный идек.әйдэ шул

уенны өйрәтәбез.Бер кешене санамыш ярдәмендә сайлыйбыз да:

Бер тай, ике тай,

Өч тай, дүрт тай,

Монда торма,чыгып тай.

ул бала йэзек салып уйный.Салып бетергэч “Кемдә йөзек,шул йөгереп чык дип” –әйтә.

Аны тотып калсалар, аңа җэза бирелэ. Әйдэгез балалар уйныйбыз.

Эби 2: бик яхшы булды балалар.

Без яшь чакта “Утыр,утыр, Мәликә “уенын да бик яратып уйный идек. Балалар, әйдәгез

бу уенны да уйнап алабызмы? Моның өчен түгәрәккә басабыз. Бер кешене санамыш

ярдәмендә сайлап алабыз: Бер,ике, өч,

Сиңа көч,

Син моннан күч!

Уртага бу баланы күзләрен бәйләп урындыкка утыртабыз. Калганнар түгәрәк буенча

җырлап әйләнәбез.Түбәндәге сүзләрне җырлыйбыз:

Утыр,утыр, Мәликә,

Алмагачның төбенә.

Кем утырган каршыңа –

Әйтеп бирче тиз генә!

Әби 1: Булдырдыгыз, балалар.Бик яхшы!

Тагын бер бик күңелле уен бар иде әле, балалар. Безнең татар халкыбызның милли баш

киеме белән уйнатыла торган“Түбүбәтәй” уены. Бу уенны уйнар өчен түгәрәккә басабыз.

Көй башлангач,тубәтәйне тугәрәк буенча җибәрәбез, көй беткәч, тубәтәй кемдә кала,шул

кешегә җәза бирелә. Ул я җырлый,я бии, я шигырь сөйли яки бер хайван булып кычкыра.

Әйдэгез балалар бергәләшеп уйнап алабыз.

Әби 2: Әй балалар, бигрәк куңелле уйныйсыз инде. Балалар тагын бик кызыкбер уен искә

төште әле миңа. “Исемен ата “ дип атала.Моның өчен барыгыз да түгәрәккә төзелеп

басабыз.Уртага :

Әке,бәке,

Кыек сәке,

Эремчек.

Син калып тор,

Ә син чык

санамышы ярдәмендә сайланган баланың күзен тасма белән бәйлибез.Калганнар болай

диләр:

Бик яхшылап уйла әле:

Кем ул каршыңда тора?

Белә алсаң, исемен әйт,

Киемен тотып кара.

Әгәр дә исемен дөрес атый икән, шул бала белән урыннарын алышалар.Юк икән икенче

кешене бастыралар, дөрес атаганчыга кадәр уен шулай дәвам итә.

Әби2: Әйдәгез балалар бу уенны да уйнап алабыз.

Азалия: Вот какие были интересные национальные игры. Давайте не будем забывать

традиции наших народов!

Әби 2: Рәхмәт, балалар. Яшьлегемә кире әйләнеп кайткандай булдым. Бабаларыбыздан

калган йола, уен, бәйрәмнәрне искә төшердем. Һәрвакыт шулай бердәм, күңелле, тыныч

тормышта яшәргә язсын. Татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын онытмагыз, татар

телен дә яхшы белегез.Саубулыгыз!

Балалар:Саубуллыгыз!!



В раздел образования