Напоминание

ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ФИНАНС ГРАМОТАЛЫЛЫГЫН ФОРМАЛАШТЫРУ


Автор: Ахметзянова Фирая Гумаровна
Должность: методист по учебным дисциплинам
Учебное заведение: МКУ "Отдел образования"
Населённый пункт: РТ, Рыбно-Слободский район, пгт. Рыбная Слобода
Наименование материала: статья
Тема: ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ФИНАНС ГРАМОТАЛЫЛЫГЫН ФОРМАЛАШТЫРУ
Раздел: среднее образование





Назад




ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ФИНАНС

ГРАМОТАЛЫЛЫГЫН ФОРМАЛАШТЫРУ

Укучыларны финанс яктан тәрбияләү-мәктәп педагогикасында

чагыштырмача яңа юнәлеш. Чөнки финанс грамоталылыгы-Глобаль социаль

проблема. Финанс грамоталылыгы-ул финанс базарлары, аларның эшчәнлеге

һәм җайга салу үзенчәлекләре, профессиональ катнашучылар һәм алар

тәкъдим итә торган финанс инструментлары, продуктлар һәм хезмәт

күрсәтүләр турында белемнәр җыелмасы, аларны үз гамәлләренең

нәтиҗәләрен аңлап һәм кабул ителә торган карарлар өчен җаваплылыкны үз

өстенә алырга әзер булу белән куллана белү.

Финанс грамоталылыгын формалаштыруның төп максатларын

билгеләргә була:

1. Укучыларның тормыштагы үзгәрешләргә, шулай ук чыгарылыш сыйныф

укучыларының һөнәри ориентациясенә һәм социаль адаптациясенә кирәкле

финанс грамоталылыгының база дәрәҗәсен формалаштыру;

2. Икътисади фикерләү культурасын формалаштыру, конкрет икътисадый

хәлләрне анализлауда тәҗрибә туплау;

3. Шәхси, иҗтимагый тормышта җаваплы финанс һәм икътисадый карарлар

кабул итүнең гамәли күнекмәләрен булдыру.

Җәмгыять белеме буенча дәреслекләрне анализлап, 5-9 сыйныфларны

өйрәнү курсында, әлбәттә, «икътисад» темасына игътибар бирелә, әмма

тиешле күләмдә түгел. Бигрәк тә хәзер, барлык гаммәви мәгълүмат

чараларында көн саен «ипотека», «банк проценты», «акция», «валюта

курсы», «инфляция» терминнары яңгыраганда, кредитлар, ссудалар,

кертемнәр күпчелек гражданнарның чынбарлыкка әверелгәнендә,

укучыларның күбесенең базар икътисадының законнары һәм мөмкинлекләре

турында күзаллаулары юк.

Җәмгыять белеме дәресләрендә финанс грамоталылыгын

формалаштыру буенча уку-укыту планы эшләнсә, укучыларның әлеге

процессны оештыру өчен активлашуына ярдәм итүче темаларның һәм

биремнәрнең эчтәлеген билгеләсәң, укучыларда формалаштырылган финанс

грамоталылыгының әһәмиятен аңлау һәм кызыксыну барлыкка киләчәк.

Дәресләрдә финанс грамоталылыгын формалаштыру өчен «икътисад» блогы

буенча темаларны өйрәнүдә практик әһәмияткә ия булырга һәм укытуның

актив рәвешләрен һәм методларын кулланырга кирәк.

Мәктәптә финанс грамоталылыгын өйрәнү максаты-уку предметы

белән берлектә Гомумроссия тәңгәллеген, социаль җаваплылыкны, Россия

Федерациясе Конституциясендә беркетелгән кыйммәтләргә тугрылыкны,

шәхесне үстерүгә, аның хокукый культурасының дәрәҗәсен күтәрүгә, закон

һәм хокук тәртибен хөрмәт итүгә юнәлдерелергә тиеш.

Фирая Әхмәтҗанова, Балык бистәсе мәгариф булеге методисты



В раздел образования