Автор: Хисамова Лейсан Фирдавсовна
Должность: методист
Учебное заведение: МКУ "Отдел образования Исполнительного комитета Рыбно-Слобордского муниципального района РТ"
Населённый пункт: Рыбно-Слободский район пгт Рыбная Слобода
Наименование материала: статья
Тема: Модерация технологиясе һәм аның методлары.
Раздел: среднее образование
Модерация технологиясе һәм аның методлары.
Бүгенге көндә милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган
телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе
иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып килеп баса. Бу мәсьәләне нинди юллар
белән хәл итеп була соң? Күбебезне шушы сорау борчый. Беренче чиратта
бала, әлбәттә, төп белемне туган телендә алып, алган белемен рус яки башка
телдә ныгытса гына, ул көндәшлеккә сәләтле шәхес булып үсә дип уйлыйм.
Икенчедән, хәзер заман таләпләре бүген татар телен укыту процессында зур
үзгәрешләр
сорый.
Рус
телле
балаларда
телне
өйрәнүгә
кызыксынуны
бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы да төп бурычларның
берсе булып тора. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм югары
технологияләрдән, мәгълүматый чаралардан хәбәрдар булуны таләп итә.
Эшләү дәверендә Һәркайсыбызның төрле ситуаөияләр белән очрашканы
бар.
Көтелгән
нәтиҗәләр
һәрвакыт
үз
җимешләрен
бирми.
Бу
очракта
ситуациядән
чыгу
өчен
әһәмиятле
технология
булып
модерация
технологиясен
әйтер
идем.
Модерация-
укыту
процессының
өлгерешен
арттыра, яхшы нәтиҗәгә ирешергә ярдәм итә. Дәрестә барлык укучылар
белән актив эшләп буламы? Әйе, була. Модерация технологиясе нәкъ шуңа
юнәлдерелгән. Модерация
-
команда җыеп, бер үк максат өстендә эшләп,
фикерләрне системага салу.
Модерация методы башка укыту ысулларыннан үзгә:
-укыту барышында укытучы һәм укучы тигез хокуклы;
-укучы төп актив урынны алып тора;
-укытучы- консультант , ярдәмче яки өлкән партнер ролендә.
Модерация технологиясе максаты:
- белемнәрне анализлап,проблемага чыга белү;
- проблеманы чишү юлларын билгеләү;
- иптәшеңне тыңлый белү, төркемдә бер фикергә килә белү;
- тормышта куелган максатка ирешергә өйрәтү.
Модерация
принциплары:
системалылык,
комплекслылык,
үтә
күренмәлелек, структуралылык.
Дәрес үткәрү этаплары:
1. Танышу,мотивация (һәр дәрестә бала төрле төркемнәрдә эшли);
2. Проблема яки теманы ачыклау, нигезләү;
3. Кече төркемнәрдә тема өстендә эшләү һәм күмәк рәвештә эшкә нәтиҗә
ясау. (проект, презентация, таблица);
4. Йомгаклау һәм нәтиҗәләрне анализлау;
5. Фикерләшү.
Рефлекциягә бу технология буенча эшләгәндә күп урын бирелә. Аны
дәреснең төрле этабында уздыру зарур. Без төрле яктан камил, уйлый белә
торган шәхес тәрбияләргә телибез. Ятлап алынган бер көнлек белем нәтиҗә
бирми.
Эшкә нәтиҗә ясау этабында укучы белергә тиешле кагыйдәләр:
1.Чыгыш ясаучыга регламент куела. Мәсәлән, 30 секунд.
2.
Чыгыш
ясаучыны
бүлдерергә
ярамый,
теләкне
кул
күтәреп
кенә
белдерергә.
3. Төркемдә үз фикереңне әйтергә тырышырга.
4. Хата җибәргән очракта, хатаны аңлап, төзәтүөстендә эшләргә.
Темага караган мөһим төшенчәләр, җөмләләр карточкаларга һәм тактага
языла.
Тема
буенча
дискуссия
үткәрелә.
Укучылар
бер-берсенә
сораулар
биреп, белемнәренең дөреслеген тикшерәләр.
Укыту методлары:
1. Пассив (эчтәлек сөйләү, хикәя,лекция, күзәтү)
2. Актив (проблемалы лекция, проблемалы семинар, ситуациягә төгәл анализ,
эшлекле уен,рольле уен, конференция, түгәрәк өстәл)
3.
Интерактив
(
парлар
белән
эш,
төрлечә
хәрәкәтләнү,
карусель,
тәмамланмаган җөмлә, баш миенә штурм, аквариум)
Мисал өчен, “Белемне тупла” (“Инфо-угадайка”) методы. Теманы
ачыклаганнан соң үткәрелә. Чиста кәгазьгә тема языла. Укытучы тема буенча
лекция
сөйләгәндә
мөһим
сүзләр,
җөмләләр
язып
баралар.
Тема
буенча
төркемдә бәхәсләшәләр, нәтиҗә ясыйлар. Аңлашылмаган әйберләр, сораулар
булса, күрше төркемнән яки укытучыдан сорыйлар.