А.Алиш "Куян кызы"
Автор: Гильмутдинова Индира АнасовнаДолжность: учитель татарского языка и литературы
Учебное заведение: МАОУ "СОШ №2"
Населённый пункт: город Лениногорск,Татарстан
Наименование материала: разработка урока
Тема: А.Алиш "Куян кызы"
Раздел: начальное образование
Назад
Тема: А.Алишның “Куян кызы” әкияте
Дәрес тибы:ЛГКК
Дәрес максатлары:
1.Укытучы өчен:
Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):
-
1. “Куян кызы” әкиятендәге яңа сүзләрне дөрес әйтергә,сөйләмдә дөрес кулланырга
өйрәтү;
-
Текстны дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү;
Үстерү максаты(дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):
-
Төп мәгълүматны аеру,укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирү белү;
-
Тиешле мәгълүматны табу өчен энциклопедия,белешмәләр.сүзлекләр,электрон ресурслар
куллану.
Тәрбия бирү максаты(дәреснең шәһси нәтиҗәсе):
-
олылар киңәшен һәрвакыт истә тотуга йогынты ясау.
2.Укучыларга җиткерелә торган белем бирү максаты ( дәреснең предмет нәтиҗәсе):
- “Куян кызы” әкиятендәге яңа сүзләрне дөрес әйтергә,сөйләмдә кулланыргы өйрәнү;
- текстны дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү;
Җиһазлау: дәреслек (112-114 битләр,дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар.
Дәрес барышы
I.Оештыру.
1)
уңай психологик халәт тудыру;
2)
деңур укучы рапорты;
3)
укучыларның бер-берсенә комплиментлар әйтүе.
II.Өй эшен тикшерү.
III. Актальләштерү .
1.Слайдлар аша үткән дәрестә өйрәнелгән сүзләр искә төшерелә, шулай ук дөрес әйтелеш
өстендә эш алып барыла. Сүзләрнең транскрипцияләрен экранда язып баралар.
соры яланаяк
колак дәвалый
итек хайваннар
аяк авырый
авырта
IV. Яңа төшенчәләр формалаштыру,ягъни текст өстендә эш.
1.Әкиятне укытучының үрнәк укуы (аудио язма аша да оештырырга була).
2.Укучыларның кчкырып укуы.
V. Ныгыту, ягъни текстның эчтәлеген аңлау,сөйләм үрнәкләрен аралашуда куллану.
1. Рәсемнәргә туры килгән җөмләләрне тексттан табып укыгыз.
Рәсем.к Куян кызы,куян.
Тиен,Доктор Айболит.
2.Җөмләләрне әкият эчтәлеге буенча урнаштырыгыз. (текст экранга чыгарыла).
1.Куян кызы итекләрне кимәгән.2. Әни Куян кызына яңа итекләр сатып алган. 3. “Әни,минем
аягым бик авырта!” 4. Өч көндә Куян кызының аягы төзәлгән. 5. Алар Доктор Айболитның өенә
килгәннәр. 6. “Доктор Айболитка бар,киңәш сора”.
3. Дәреслек буенча эш. 11нче күнегү. Ике раслауның кайсысы дөрес?
4. Экранга диалог чыгарыла. Укучылар җөмләләрне әкият эчтәлеге буенча урнаштырырга
тиешләр.
1. – Кайгырма,йомшак Куянкай. Син Доктор Айболитка бар. Ул ярдәм итә.
- Рәхмәт,тиен дус!
2. – Кызым,мә итекләр. Аякларыҗ туңмасын,авыртмасын.
- Рәхмәт,әнием. Нинди матур,нинди җылы итекләр!
3. – Доктор Айболит, ярдәм итегез, кызымның аяклары авырта.
- Менә дарулар. Ә син, Куян кызы, салкын көннәрдә итекләрне салма, әниеңне тыңла.
4. – Әни, минем аягым бик авырта!
- Кызым,синең аякларың бик туңган бит!
5. Ишетеп аңлау күнегүе белән эш. Прослушайте и закончите предложения.
1)Куян кызы итекләргә бик...
2)
- Әни,әни,минем аягым бик...
3)
- Доктор Айболит “ Киез итекләрне салкын көндә дә ... !” – дигән.
6. Посоветуй другу:
- всегда слушаться маму;
- в холодные дни тепло одеваться;
- пойти к доктору.
7. Әкият эчтәлеге буенча укучылар бер – берсенә сораулар бирәләр.
VI. Өй эше.
1)
Әкиятне сәнгатьле укырга.2) Әкият эчтәлеге буенча диалог төзергә.
В раздел образования