Автор: Аюпова Алия Набиевна
Должность: учитель
Учебное заведение: МОБУ СОШ №1
Населённый пункт: с.Старобалтачево Балтачевского района РБ
Наименование материала: Методическая разработка
Тема: "Международный день родного языка"
Раздел: среднее образование
Тема: 21 февраль – Халыкара туган тел көне.
Максат:
туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү;
телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү;
туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.
Дәрес барышы
I. Актуальләштерү.
а) “Туган тел” көе яңгырый.
б) 21 февраль – Халыкара туган тел көне.
Тел ул – бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионнарча кешеләрнең күп гасырлык иҗат
җимеше. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык, милләт югала.
Туган телен саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – һәр кешенең изге
бурычы.
Без – татарлар, туган телебез – татар теле.
Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган,
К.Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14
тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән,
теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, иң иң авыр кимсетүләргә дә түзгән,
сынмаган-сыгылмаган баш имәгән горур татар теле.
II. Төп өлеш
а) Дәресебезне сөекле Тукаебыз сүзләренә иҗат ителгән “Туган тел” җыры белән
башладык. Туган телебезнең матур, нәфис, бай булуына кабат ышандык. “Әткәм-әнкәмнең
теле”, - дигән сүзләргә тирән мәгънә салынганын аңладык.
б) Әйе, Г.Тукай туган телебезнең сихри моңнарын бар нечкәлекләре белән безгә
җиткерүче шагыйрь.
1. Тел-белем ачкычы.
Укытучы: “Тел-белем ачкычы” дигән әйтемне ничек аңлыйсыз? (Укучыларның фикерләре
тыңланыла). “Туган телем-иркә гөлем” стена газетасын һәм бөек кешеләрнең туган тел
турындагы өзекләрне уку буенча укучылар белән фикер алышу уздырыла: Г.Тукай “И туган
тел, и матур тел! Әткәм-әнкәмнең теле”, “Туган телне өйрәнү – бөек эш”, К.Насыйри “Без-
татарлар, телебез-татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул”
Укытучы: Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле “әти”, “әни”, “әби”,
“бабай” сүзләрен без иң әүвәле туган телдә әйтәбез. Туган илебезнең, торган җиребезнең
кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз.
Укучы:
“Балам” – диеп, туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
“Әнкәем!” – дип, әниемә
Мин туган телдә әйтәм.
Туган телдә сөйләшеп,
Яшим мин туган илдә.
“Туган ил” дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
Укучы:
Тел-безнең гомер юлдашыбыз
Укытучы: Әйе, кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып, соңгы
сулышына кадәр, тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы. Телебезнең матурлыгын,
сүзләрнең чын мәгънәсен аңыбыз аша үткәреп, сәнгатьле итеп сөйләшә белү – үз телеңне
хөрмәт итүнең иң беренче билгесе.
2. Татар теле – камил тел.
Туган телебез – татар теле. Ул – бик борынгы һәм бик бай телләрнең берсе. Галимнәрнең
әйтүенә караганда, әгәр кеше 14 телне белсә, дөньядагы барлык халыклар белән дә җиңел
аралаша ала икән. Иң бай һәи иң күп таралган шул 14 телгә инглиз, испан, француз, итальян,
кытай, гарәп, рус, татар теле дә керә.
Төрле телләр арасында татар теле сүзләренең байлыгы, сөйләм төзелешенең образлы
булуы белән аерылып тора.
- Әйдәгез, якташыбыз, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты,
Республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Айрат Арслановның
тавышын тыңлыйк.
(Наҗар Нәҗминең “Татар теле” шигыре тыңланыла.)
III. Әңгәмә
Укытучы: Бүген Россиядә һәм БДБ илләрендә татарлар өчен дистәләгән газета-журналлар
чыга, радио телетапшырулар алып барыла. Алар телне, динне, гореф-гадәтләрне онытырга юл
куймаячак.
Кеше һава суламыйча яши алмаган кебек милләт тә телсез яши алмый.
Милләт – теле булган халык ул. Ә милли телнең нигезе – ана теле.
СОРУ-ҖАВАП
а) Туган телне без нинди тел дибез? (ана).
б) Ни өчен? (Чөнки бу сүзләрне безгә кадерле әниебез өйрәткән һ.б.)
Укытучы: Әниләрне ничек яратсак, туган телне дә шулай яратырга кирәк.
IV. Мәкальләрне дәвам итү
1.
Тел – халыкның ... (горурлыгы)
2.
Тел язмышы ... (милләт язмышы)
3.
Тел тарихы – халык ... (тарихы ул)
4.
Тел кайгыны ... (уртаклаша)
5.
Әдәп башы ... (тел)
6.
Тел – йөрәкләрне ... (кавыштыра), кешеләрне ... (дус итә).
7.
Тел – кешенең рухи көзгесе.
8.
Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.
9.
Тәмле тел таш яра, тәмсез тел баш яра.
10.
Телгә игътибарсыз – илгә игътибарсыз.
11.
Туган телем – иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем.
Укытучы: Туган теле булган халыкның туган җире бар. Туган җиреннән аерылган халык
теленнән дә аерыла. Татар халкы кайларда гына яшәсә дә, туган телен, туган илен саклап
калырга омтылган. Балаларын, нәсел-нәсәбен дә шушы юнәлештә тәрбияләгән. Татар халкы
ерак себергә куылганда да, сугыш авырлыкларын кичергәндә дә киләчәге өчен борчылып
яшәгән. Теле, нәселе, Ватаны өчен һәрвакыт көрәштә булган. Кайда гына булса да, туган ягын,
телен, туган илен сагынып яшәгән.
V. Йомгаклау
Укытучы: Туган җирдә, туган телдә аралашып гомер итүнең нинди зур бәхет икәнлеген
аңлатып тору кирәкмидер. Без моны элек тә яхшы белә идек... Шуңа күрә дә туган телне, динне,
гореф-гадәтләрне, милли бәйрәмнәребезне саклау һәм үстерү, онытылганнарын яңадан тергезү
безнең көндәлек бурычыбыз булып кала.
Класс сәгате ахырында Казан егетләре башкаруында “Туган тел” видеосы карала.