Автор: Фазылзянова Гулия Рафаилевна
Должность: учитель татарского языка и литературы
Учебное заведение: МБОУ "Мало-Лызинская СОШ"
Населённый пункт: с.Малые Лызи Балтасинский район Республика Татарстан
Наименование материала: методическая разработка
Тема: Нәби Дәүли "Бәхет кайда була?" шигыре
Раздел: полное образование
“Милли мәгариф: заманча татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә танып белү
эшчәнлеген оештыру” республикакүләм дәрес эшкәртмәләре бәйгесе.
(5 нче сыйныф)
Башкарды: Фазылҗанова Гөлия Рафаил кызы
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Балтач муниципаль районы ТР
МБОУ «Мало-Лызинская СОШ»
2022 нче уку елы
Тема
Нәби Дәүли “Бәхет кайда була?” шигыре.
Теманың максаты
1.Белем бирү: Нәби Дәүлинең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру. “Бәхет кайда була?”
шигырен өйрәнү.
2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен,
бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү, бәхет төшенчәсенең мәгънәсен аңлату,укучыларның үз
фикерләрен булдыру.
3. Тәрбияви: укучыларда хезмәткә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү
Планлаштырылган
нәтиҗә
Предмет күнекмәләре
Универсал уку эшчәнлеге
1.Предмет
нәтиҗәләре
2.Метапредмет
нәтиҗәләре
3. Шәхескә
кагылышлы
нәтиҗәләр
1. Шагыйрь Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты турында
белемнәрне үзләштерү, “Бәхет кайда була?” шигырен өйрәнү.
2. Укучыларга хезмәтнең, тырышлыкның бәхет чыганагы
икәнлеген аңлату.
3. Балаларда хезмәткә, хезмәт кешесенә ихтирам тәрбияләү.
Шәхси: Иҗади эшчәнлеккә
омтылыш булдыру
Регулятив: Дәрестә өйрәнелгән
материалның фәнне өйрәнүдәге,
тормыштагы әһәмиятен ачыклау.
Танып – белү: бәхетне хезмәттә
күрә, аңлый белү
Коммуникатив: класс белән
эшләгәндә классташлар фикерен
исәпкә алып эш итү, күршең
белән хезмәттәшлек итү.
Төп төшенчәләр
Бәхет, хезмәт
Предметара
бәйләнешләр
Татар теле,рус теле, табигать белеме
Ресурслар
Дәреслек: Ә.Р. Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К. Хисмәтова . “Татар әдәбияты” (рус телендә төп
-төп
-өстәмә
Җиһазлау:
гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек, татар телен өйрәнүче укучылар өчен), 5 нче сыйныф,
58-61 битләр.
сүзлекләр
Интерактив такта, проектор, ноутбук, презентация ,таратма материаллар (карточкалар,
схемалар,таблица)
Төркемнәрне
оештыру
Төркемнәрдә, индивидуаль һәм парлы,күмәк эш.
Дәрес этаплары
Укытучы эшчәнлеге
Укучы эшчәнлеге
I этап.
Оештыру моменты.
I этап. Мотивлаштыру –ориентлаштыру.
1.Дәресне оештыру.Уңай психологик халәт тудыру.
Дәрескә әзерләнү. Исәнмесез,укучылар!
-Хәерле көн !
-Хәлләрегез ничек?
-Кәефләрегез әйбәтме?
-Бүген ничәсе?
-Атнаның кайсы көне?
-Урамда һава торышы нинди?
-Анда җылымы,әллә салкынмы?
-Хәзер елның кайсы фасылы?
Исәнләшү.
Сорауларга җавап бирү.
II этап.Уку
мәсьәләсен кую.
-
1. Дәресебездә сүз нәрсә турында барыр икән соң?
Җавапны сез тактадагы хәрефләр арасында яшеренгән
сүзләрдән табарсыз. Игътибар белән карыйк әле.
Балалар укыйлар. Бирелгә
хәрефләрдән сүз төзиләр.
Максат –
Ә, Т, Б, Х, Е
-
Без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
-
Ә сез бәхет сүзенең мәгънәсен аңлыйсызмы?
-
Кулларыгызны күтәрегез әле, бүген кайсыгыз
бәхетле? Кичә кайсыгыз бәхетле иде? Иртәгә кем
бәхетле булачак?
2. – Экранда язылган җөмләләрне укыгыз. Дәрес
ахырында без бу җөмләләргә кире кайтырбыз.
“Минем аягыма кияргә әйбәт ботинкаларым юк
иде, шуңа күрә мин үземне иң бәхетсез кеше итеп
санадым. Әмма...” (2 слайд)
БӘХЕТ (1 слайд)
Сорауларга җавап бирәләр.
“Бәхет” сүзен аңлатып, үз
фикерләрен белдерәләр.
Экранда язылган җөмләләрне
укыйлар, тәрҗемә итәләр(эчтән уку,
хор белән уку)
III этап.
Уку мәсьәләсен
өлешләп чишү
Бәхет темасын ачарга безгә Нәби Дәүлинең “Бәхет кайда
була” исемле шигыре ярдәм итәр.
1.Укытучы кыскача язучының биографиясе белән
таныштыра. (3 слайд) Дәреслектә бирелгән материалны
уку(58 бит)
-
Нәби Дәүлинең “Бәхет кайда була” исемле шигырен
укырбыз.
-
Ничек уйлыйсыз,бу шигырьдә сүз нәрсә турында
булыр икән?
2. Сүзлек эше. (4 слайд)
Экранда бирелгән сүзләрне дөрес һәм аңлаешлы итеп
укыйк. Шигырь уку барышында алар безгә кирәк булачак.
Таң – заря
Тирбәлә-качается
Азат –свободный
Чал бабай- олы кешегә ихтирам белән эндәшү( дед с седыми
Укытучы сөйләмен тыңлыйлар һәм
куелган сорауга үз фикерләрен
әйтәләр.
Сүзләрне укыйлар, тәрҗемә итеп
сүзлек дәфтәрләренә язалар.
волосами)
Чал –седой
Чык - роса
V этап. Яңа теманы
үзләштерү һәм
ныгыту
V этап.
Укытучы шигырне сәнгатле итеп укый
-
Шигырдә без кемнәрбелән таныштык?
-
Алар нишлиләр?
-
Тагын кем белән таныштык?
-
Бабай малайларга нәрсә ди?
Укучылар,хәзер сез шигырне чылбырлап дүртьюллыклар
белән укырсыз.Уку барышында уйлагыз,эчтәлек ягыннан бу
шигырне ничә өлешкә бүлеп була? (На сколько частей
можно разделить стихотворение).
Төркемнәрдә эшләү.
-
Һәр төркем үз өлешенә исем уйлый.
-
Төркемнәргә биремле карточкалар таратам. Язылган
сорауларга төркемнәрдә фикерләшеп, җавап әзерлисез.
1нче төркем
1.
Көн нинди була?
2.
Бу елның кайсы вакыты?
3.
Малайларның исеме ничек?
4.
Алар нәрсә турында сөйләшәләр?
2нче төркем
1.Малайлар янына кем килгән?
V этап.
Укытучының үрнәк укуын
тыңлыйлар. Аңлашылмаган
урыннарны сорыйлар, тәрҗемә
итәләр.
Сорауларга җавап бирәләр.
Шигырьне 3 өлешкә бүләләр.
Төсле кәгазьләр ярдәмендә 3
төркемгә бүленәләр.
Укучылар 3 төркемгә бүленеп, һәр
төркем үз өлешенә исем уйлый.
1нче төркем “Ике дусның сөйләшүе”
2нче төркем “Бабайның киңәше”
3нче төркем “”Көзге уңыш”
Һәр төркем карточкаларда язылган
сорауларга фикерләшеп җавап бирә.
2.Бабай малайларга нәрсә дигән?
3.Дуслар кулларына нәрсә алдылар?
4.Алмагач нигә шатлана?
3нче төркем
1.Көз көне бакчада нинди үзгәреш була?
2. Чал бабай нишли?
3. Бабай нинди акыллы киңәш бирә?
4.Бабай бәхетне кайдан эзләргә куша?
- Карточкалар парта өстендә кала, төркемнәр
урыннарыгызны алышып утырасыз, күрше төркемнең
сорауларын укып, фикерләшеп җавап бирәсез.
(вакыт куела, һәр төркемнең соравына барлык укучылар да
җавап биреп чыга)
-
Хәзер төркемнәр урыннарына утыра. Шигырь
эчтәлегеннән чыгып, бәхет кайда була? соравына
җавап бирәбез, дәлиллибез(свой ответ утверҗдаем)
-
Укучылар, сезнең алда кояш рәсеме. Кояшның
нурларына, сезнеңчә, бәхет тагы кайда, нәрсәдә була
ала икән язып куегыз әле.
Укучылар һәр сорауга җавап
эзлиләр, фикерләшәләр.
Укучылар шигырьдән сорауга җавап
табалар. Бәхет хезмәттә була. Һәр
төркем үз җавабын дәлилли.
Бәхет – әти-әни, туганнар, туган як,
сәламәтлек, акча, байлык, яхшы
машина, дуслар, хезмәт, гаилә....һ.б.
Кояшларны тактага беркетәләр.
VI этап. Рефлексия.
-Экранда язылган җөмләләргә кабат кайтыйк әле. “...Әмма...
“. Җөмләне сез ничек дәвам итәр идегез? (2 слайд)
Һәр укучы җавап бирә.
VII этап. Йомгаклау.
VII этап.
Өй эше: (5 слайд)
-
“Минем иң бәхетле көнем” кыска инша язып килергә
-
Бәхет, хезмәт турында мәкальләр язып килергә.
-
Дәрес бетте. Сау булыгыз.
Аннотация: Ә.Р. Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К. Хисмәтова . “Татар әдәбияты” (рус телендә төп гомуми белем бирү
оешмалары өчен дәреслек, татар телен өйрәнүче укучылар өчен), 5 нче сыйныф дәреслегенә салынган әдәби әсәрләрнең
нигезен “Үрнәк программа”да күрсәтелгән (төзүчеләре: Ф.Х.Җәүһәрова, К.С. Фәтхуллова) әдәби әсәрләр минимумы (7
әсәр) тәшкил итә. Нәби Дәүлинең “Бәхет кайда була?” шигыре минимумга кертелгән. Атнага 1 сәгать әдәбият дәресе
каралган. Нәби Дәүлинең “Бәхет кайда була?” шигыре дәрес эшкәртмәсе бер дәрескә төзелде. Язучы турында белешмә
бирү, шигырьне өйрәнү төрле эш алымнары белән алып барыла. Укучылар шигырьнең эчтәлеген аңлап, үз фикерләре
белән бүлешеп, бәхетнең хезмәттә булуына төшенәләр.