Напоминание

контрольная работа по химии для 8 класса по темам "Кислород, водород, вода"


Автор: Ахметханов Билсур Илсурович
Должность: учитель химии
Учебное заведение: МБОУ "Пижмаринская ООШ"
Населённый пункт: с.Пижмар Республики Татарстан
Наименование материала: контрольная работа по химии для 8 класса по темам "Кислород, водород, вода"
Тема: контрольная работа по химии для 8 класса по темам "Кислород, водород, вода"
Раздел: среднее образование





Назад




«Кислород», «Водород», «Су. Эремәләр»

темалары буенча контроль эш

Вариант I

I. Тест

1. Җирдә иң күп таралган элемент:

1) кислород 2) азот 3) водород 4) кремний

2. Сәнәгатьтә кислородны нәрсәдән табалар:

1) калий хлоратыннан 2) судан 3) һавадан 4) калий перманганатыннан

3. Водород пероксидын таркату өчен катализатор:

1) кальций оксиды 2) күкерт (IV) оксиды 3) магний оксиды 4) марганец (IV) оксиды

4. Кислород бүленеп чыга:

1) черегәндә 2) сулаганда 3) янганда 4) фотосинтез нәтиҗәсендә

5. Кайсы газ инерт газ түгел:

1) азот 2) гелий 3) аргон 4) неон

6. Ике химик элементтан торган һәм берсе кислород булган катлаулы матдәләр

ничек атала: 1) оксидлар 2) тозлар 3) кислоталар 4) нигезләр

7. Кайсы җөмлә дөрес:

1) водород суда бик начар эри.

2) водород бик югары температурада эри

3) водородны су белән көмешне реагирлаштырып табарга мөмкин.

4) водород кислород белән реагирлашмый

8. Каты матдәнең вак кисәкләре эреткеч молекулалары арасында таралган система

ничек атала:

1) суспензияләр 2 )эмульсияләр 3) төтеннәр 4) аэрозольләр

9. Су натрий һәм кальций кебек актив металлар белән реагирлашканда хасил була:

1) гидроксидлар 2) оксидлар һәм водород 3) кислоталар 4) гидроксидлар һәм водород

10. Су зур күпчелек неметалл оксидлары белән реагирлашканда хасил була:

1) гидроксидлар һәм водород 2) оксидлар һәм водород 3) кислоталар 4) гидроксидлар

II. Реакция тигезләмәләрен язып бетерегез, коэффициентларны куегыз, барлыкка килгән

матдәләрнең исемнәрен языгыз:

а) P + O

2

→ в) Zn + O

2

б) C + O

2

→ г) C

2

H

6

+ O

2

III. Водородның химик үзлекләрен чагылдыручы тигезләмәләрне язып бетерегез:

а) Н

2

+ CI

2

→ б) Н

2

+ FeО →

IV. 15% лы 250г эремә әзерләү өчен күпме су һәм шикәр алырга кирәклкеген исәпләгез.

V. Калий, кальций, литий оксидының су белән раегирлашуы тигезләмәләрен языгыз.

«Кислород», «Водород», «Су. Эремәләр»

темалары буенча контроль эш

Вариант II

I. Тест

1. Һавада кислородның күләм өлеше:

1) 0,009 2) 0,2093) 0,409 4) 0,781

2. Лабораториядә кислородны нинди матдәне таркатып табарга мөмкин:

1) калий хлоратыннан 2) судан 3) калий перманганатыннан 4) бар җавап та дөрес

3.Молекуляр кислород реагирлашмый:

1) алюминий белән 2) алтын белән 3) бакыр белән 4) цинк белән

4. Кайсы газ януга булышлык итә:

1) кислород 2) водород 3) азот 4) углекислый газ

5. Һава составына керми:

1) водород 2) кислород 3) углекислый газ 4) аргон

6. Иң җиңел газ:

1) сернистый 2) кислород 3) углекислый 4) водород

7. Реакция тизлеген арттыручы матдәләр ничек атала:

1) суспензияләр 2) эмульсияләр 3) аэрозольләр 4) катализаторлар

8. Бер сыек матдәнең вак тамчылары эреткеч молекулалары арасында таралган

система ничек атала:

1) суспензияләр 2) эмульсияләр 3) аэрозольләр 4) катализаторлар

9. Су тимер һәм цинк кебек активлыклары түбәнрәк булган металлар белән җылыту

шартларында реагирлашканда хасил була:

1) гидроксидлар 2) оксидлар һәм водород 3) кислоталар 4) гидроксидлар һәм водород

10. Су актив металл оксидлары белән реагирлашканда хасил була:

1) гидроксидлар һәм водород 2) оксидлар һәм водород 3) кислоталар 4) гидроксидлар

II. Реакция тигезләмәләрен язып бетерегез, коэффициентларны куегыз, барлыкка килгән

матдәләрнең исемнәрен языгыз:

а) Fe + O

2

→ б) Ca+ O

2

в)Li+ O

2

→ г) C

2

H

2

+ O

2

III. Водородның химик үзлекләрен чагылдыручы тигезләмәләрне язып бетерегез:

а) Н

2

+ S → б)WO

3

+ H

2

IV. 5% лы 500г эремә әзерләү өчен күпме су һәм шикәр алырга кирәклкеген исәпләгез.

V. Барий, литий, натрий оксидының су белән раегирлашуы тигезләмәләрен языгыз.



В раздел образования