Г.Кутуй "Рөстәм маҗаралары"
Автор: Рахимбаева Гулуса ФаритовнаДолжность: учитель татарского языка и литературы
Учебное заведение: МБОУ "Школа №127"
Населённый пункт: город Казань, республика Татарстан
Наименование материала: урок
Тема: Г.Кутуй "Рөстәм маҗаралары"
Раздел: полное образование
Назад
Тема: Г.Кутуй «Рөстәм маҗаралары”
Максат:
1. Укучыларны Г.Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” дигән повесте белән таныштыру.
2.Фашистларга каршы көрәшнең фантастик маҗара стилендә бирелешен аңлату,
сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.
3. Укучыларны тормышта гел уяу булырга, әти-әни сүзен тыңларга, олыларны
хөрмәт итәргә өйрәтү.
Дәрес тибы : яңа белемнәр бирү.
Кулланылган структуралар:
ДАБЛ
ФАМС,
ХАЙ
ФАЙВ,
КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД
(опроси-опроси-обменяйся),
ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН (Встать – сесть), ПЛЕЙСМЭТ КОНСЕНСУС,
Материал:
портрет, дәреслек, “Сайланма әсәрләр”е, презентация, аңлатмалы сүзлек, рәсемнәр,
интернет материаллары, әдәби әсәрләрдән өзекләр.
Дәрес барышы.
Укучылар
төркемнәрдә
эшлиләр,
традицион
булмаган
утыру
(йөзгә
–йөз,
җилкәгә – җилкә куеп, 1 өстәлдә 4 укучы утыра).
I. Оештыру өлеше
1. Уңай психологик халәт булдыру.
- Исәнмесез, хәерле көн!
Каршыда утырган һәм янәшәдә утырган укучыларны сәламләү. (ДАБЛ ФАМС
структурасы) Янәшәдә утыручылар җилкәләре белән, ә каршы утыручылар баш
бармакларын күрсәтеп исәнләшәләр.
2. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен ХАЙ ФАЙВ структурасы ярдәмендә
тикшерү.
II. Өй эшен тикшерү
Слайд№1 (Г.Кутуйның портреты)
- Укучылар, Г.Кутуйның тормыш һәм иҗат юлын кабатлау өчен сез КУИЗ-
КУИЗ-ТРЕЙД (опроси-опроси-обменяйся) структурасы ярдәмендә бер-берегезнең
белемнәрен ныгытырсыз һәм тикшерерсез. Моның өчен 1нче номерлы партнерлар ак
бит алалар, битне уртага бүләләр. Яртысын җилкәдәш иптәшләрегезгә бирәсез һәм
битне тагын урталай бүләргә тиеш буласыз. Битнең берсен каршы як иптәшләрегезгә
бирәсез. Битнең астын 4/1 өлешен бөкләргә кирәк була( күрсәтәм). Битнең күренә
торган өлешенә сез иң яхшы дип санаган соравыгызны язасыз, ә күренми торган
өлешенә соравыгызга җавабы языла. Моны эшләү өчен сезгә 35 секунд вакыт
бирелә.
Вакыт
башланды.(Таймер
куела).
Вакыт
бетте.
Бастык.
Кулыгызны
күтәрегез.
Үзегезгә
пар
табыгыз.
Хәзер
аралашасыз,
сорауларыгызны
бирәсез,
җаваплар аласыз. Мактыйсыз һәм рәхмәт әйтәсез. Карточкаларны алышабыз һәм
икенче пар белән кабатлыйсыз.
2.
ТЭЙК
ОФ
–
ТАЧ
ДАУН
(Встать
–
сесть)
структурасы
буенча
алган
белемнәрне тикшерүне дәвам итәбез (әйтелгән билгеләмә дөрес булса басасыз, дөрес
булмаса утырасыз) Слайд№2
1.
Г.Кутуй
1903
елның
28
ноябрендә
Пенза
өлкәсендә
Татар
Кынадысы
авылында крестьян гаиләсендә туа.
2. 1925 елда Г.Кутуй Политихника институтының химия факультетын бетереп
чыга.
3. Сугыш башлангач, Г.Кутуй, башка бик күп татар әдипләре кебек фронтка
китә.
4. Г.Кутуйның “Сагыну” әсәре хикәя жанрында язылган.
5. Г.Кутуй 1944 елда, Казанда, “Рөстәм маҗаралары” повестын яза.
III. Яңа тема аңлату (соңгы сорау белән яңа темага кереп китү).
Слайд№3
-
Әйе, укучылар, Гадел Кутуй Бөек Ватан сугышында катнаша. 1944 нче елда,
берничә айга ялга кайткан арада, ул “Рөстәм маҗаралары” дигән фантастик повесть
язарга өлгерә. Рөстәм исемле герой - язучының үз улы. Шуның өчен Г.Кутуй аны
яратып, укучылар да яратырлык, сокланырлык батыр итеп сурәтли.
Укытучы: Без танышачак герой, Рөстәм Кутуй, турында сөйләшеп үтик.
Слайд№4,5
-
60
нчы
елларда
әдәбиятта
Рөстәм
Кутуй
исеме
барлыкка
килде.Ул
әтисе
юлыннан киткән. Рөстәм Кутуй рус телендә иҗат итә. Ул - шагыйрь, прозаик һәм
тәрҗемәче. Әтисе, Сибгат Хәким, Әмирхан Еники, Равил Фәйзуллин шигырьләрен
рус теленә тәрҗемә итте. Аңа хәзер 72 яшь. Аның “Мин җирдән барам” (“Я иду по
земле”),
“Җир
яфрагы”
(“Лист
земли”),
“Тамырлар”(“Корни”)-
шигырьләр
җыентыгы дөнья күрде. Ә проза әсәрләреннән: ”Яңгыр килә” (“Доҗдь будет”),
”Шундый- шундый тормыш”, (“Такая җизнь”), “Көләм, буылам, елыйм” (“Смеюсь,
задыхаюсь и плачу”).
Слайд№6
Ә хәзер, әйдәгез, әзрәк хыялланып алыйк. Хыял белән чынбарлыкны ничек күз
алдына
китерәсез?
Без
хыял
дөньясы,
чынлык
дөньясы
дибез.
ПЛЕЙСМЭТ
КОНСЕНСУС структурасы буенча аңлатма бирегез әле. (һәр укучы үз фикерен сүз
астына яза, икенче өстәлләргә йөриләр, өстәп язарга була, үзләре өчен язып ала
алалар. Ахырда һәр өстәлдән 1 укучы укый)1мин вакыт бирелә, Вакыт бетте.
ХЫЯЛ ЧЫНБАРЛЫК
теләк тормыш
уй әйләнә-тирәбездә барган вакыйгалар
фантазия көнкүреш
- Мин, мәсәлән, хәзерге вакытта дәрес биреп тормас идем. Космоска очар идем,
андагы
тормыш
белән
танышыр
идем,
матурлыкны
күзәтер
идем.
Ә
сез
нәрсә
турында
хыялланасыз?
Белик
әле?
(укучылар
үзләренең
хыяллары
турында
сөйлиләр).
Укытучы:
Сезнең
хыялларыгыз
бик
зур
икән
укучылар.
Ләкин
бу
хыялларны
тормышка ашырып булырмы икән соң?
Көтелгән җаваплар:
1. Юк, диеп уйлыйм. Чөнки күз ачып йомганчы шәһәребез
берничек тә яшеллеккә төренә алмый. Моның өчен бик күп тиреңне түгәргә кирәк
әле.
2. Мондый хыяллар бары тик әкиятләрдә һәм киноларда гына тормышка аша, дип
уйлыйм.
3. Бер кул селтәү белән Украинадагы сугышны туктатып булса, инде күптән Украина
халкына тынычлык булыр иде.
4. Юк, чөнки бу безнең фантазиябез.
Укытучы: Хыяллана белү үзе бер зур эш. Укучылар, безнең кебек хыялланырга
яратучы геройлар бар икән. Бүген без Г.Кутуйның фантастик –маҗаралы повесте
белән таныша башлыйбыз. Ул “Рөстәм маҗаралары” дип атала. Слайд№7
Слайд№8. Сүзлек өстендә эш:
Маҗаралы, маҗара сүзләрен ничек аңлыйсыз?
абага – папоротник
ваз кичтеләр-баш тарттылар
бихисап – күп
хосусияте – асылы, үзлеге
мәгълүм – билгеле
дәһшәтле – куркыныч
Әсәрне укый башлыйбыз. Игътибар белән тыңлыйбыз. Бу бүлектә сүз нәрсә турында
бара? (Укытучы укый башлый, укучылар дәвам итәләр).
Укытучы: Бу бүлектә сүз нәрсә турында бара?
Укучылар ( көтелгән җаваплар):
-
Рөстәмнең югалуы, могҗиза турындагы хыялының тормышка ашуы, фронтка
китүе, дошман тылында фашистларга каршы көрәшүе күрсәтелә.
Укытучы: Аңа хыялын тормышка ашырырга нәрсә ярдәм итә?
Укучы ( көтелгән җаваплар):
1. Әбисенең әкияте. Ул әкиятне бик кызыксынып тыңлый һәм бу әкият аның
тормышына зур үзгәрешләр кертә.
2. Абага чәчәге. Үзенең хыялын тормышка ашыру теләге белән абага чәчәген эзләп
таба һәм аны ашап күренмәс кешегә әйләнә.
Укытучы: Гаиләсен борчуга салып, бала гына булса да ул ни өчен соң фронтка
киткән.
Укучы ( көтелгән җаваплар):
1.Фашистларга
карата
булган
нәфрәт,
туган
җирен,
әти-әнисен,
туганнарын,
укытучысын, дусларын ярату, саклау хисе аны шушы адымга этәрә.
2.Ул күзгә күренмәс булып фронтта зур батырлыклар эшли. Димәк, Рөстәм батыр,
курку белмәс, туган җир җанлы, олы йөрәкле малай.
Укытучы: Дөрес, Бөек Ватан сугышында безнең әти-бабаларыбыз гына түгел,
Рөстәм кебек балалар да сугышканнар. Безнең халык бердәм булганга күрә без җиңү
яуладык та инде. Быел Бөек Җиңүгә ничә ел була?
IV. Теманы ныгыту.
Укытучы: Әсәрнең беренче , икенче бүлекләрен укып, таныштык. Теманы ныгыту.
Һәр өстәлдә төрле төстәге эшләпәләр ята, алар төрле көчкә ия:
-Ак эшләпә “хуҗалары” фактлар белән генә эшлиләр.
- Сары эшләпә “хуҗалары” бары уңай фикерләр турында сөйли.
- Яшел эшләпә “хуҗалары” тискәре якларны күрсәтә.
- Зәңгәр эшләпә“хуҗалары” дәрескә йомгак ясый.
(Төркемнәр эшли. Һәр өстәлдән бер укучы сөйли).Уйланырга 30 сек. вакыт бирелә.
Вакыт бетте.
Укытучы:
Рөстәмнең
югалуы,
фашистларга
каршы
көрәшү
маҗаралары
белән
таныштык. Алдагы дәресләрдә без Рөстәм маҗараларын укуны дәвам итәрбез.
V. Өй эше.
1. Бүлекнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнеп килергә.
В раздел образования